Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда фәнни-гамәли конференция узды

Мәгариф идарәсе начальнигы Г.Хәмидуллин үз докладында узган елгы эшләргә йомгак ясады һәм киләчәккә бурычларны яктыртты. "Электрон мәктәп" юнәлешендә башкарылган эшләргә тукталып, ул районда 1 заманча компьютерга 6 укучы туры килүен (республика буенча - 8) билгеләп үтте. 2011 елда 9 бала булган. Быелгы уку елында барлык башлангыч сыйныфларда федераль дәүләт белем...

Мәгариф идарәсе начальнигы Г.Хәмидуллин үз докладында узган елгы эшләргә йомгак ясады һәм киләчәккә бурычларны яктыртты.
"Электрон мәктәп" юнәлешендә башкарылган эшләргә тукталып, ул районда 1 заманча компьютерга 6 укучы туры килүен (республика буенча - 8) билгеләп үтте. 2011 елда 9 бала булган.
Быелгы уку елында барлык башлангыч сыйныфларда федераль дәүләт белем бирү стандарты кертелгән. 4 нче сыйныфларны бердәм дәүләт имтиханы технологиясе буенча тестлаштыру нәтиҗәләре укучыларның рус теле һәм математикадан яхшы хәзерлеген күрсәткән.
Г.Хәмидуллин сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү буенча максатчан эш алып барылуын ассызыклады. Узган ел Бөтенроссия күләмендәге конкурсаларда катнашучыларның саны һәм нәтиҗәлелеге арткан, әмма республика бәйгеләрендә нәтиҗәлелек кимегән.
Ирешкән уңышларга тукталып, Гаяз Мөҗәһит улы алга таба да "Дәрестән соң мәктәп" республика проектын тормышка ашыру буенча эшне дәвам итәргә, балаларга өстәмә белем биргәндә заман таләпләрен исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте.
Мультимедиа техникасы паркын яңарту һәм мәгариф учреждениеләрен укыту-лаборатор җиһазлар белән баету да уңай нәтиҗәләрен биргән.
Конференциядә катнашучылар алга таба белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын арттыру, гомумбелем бирү учреждениеләренең инфраструктурасын яңарту, мәктәпкәчә учреждениеләрдә дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү, профориентация эшчәнлеген көчәйтү, өлкән сыйныфларда профильле, аеруча техник профильдәге укытуга игътибарны арттыру бурычларын куйдылар.
Белемнең сыйфатын күтәрү чарасы буларак педагогик мониторинг турында Азнакай 3 нче урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.Хәбипова, 12 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе А.Дәүләтшина, 6 нчы мәктәп укытучысы М.Платонова, Актүбә 2 нче урта мәктәбе укытучылары Н.Садриева һәм И.Кислякова чыгыш ясадылар, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының фәнни хезмәткәрләре Э.Гыйбадуллина һәм Г.Йосыпова икенче буын дәүләт федераль мәгариф стандартларын кертү, укытучының инновацион эшчәнлеге мәсьәләләре белән таныштырдылар.
Соңыннан бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә Дипломнар һәм мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда фәннигамәли конференция узды