Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 500 нче бала туды

Бәйрәм көннәрендә район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Азнакай шәһәренең 500нче баласын теркәү тантанасы булды. Яңа кеше туу - ул бәхет һәм нәселне дәвам итү дәлиле. Сабый нәни кулларын өскә суза, тизрәк аякларына басасы, бар гүзәллеге белән якты дөньяны күрәсе килеп: «Минем яшисем килә!» дип аваз сала. Бу нәни генә бала...

Бәйрәм көннәрендә район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Азнакай шәһәренең 500нче баласын теркәү тантанасы булды.

Яңа кеше туу - ул бәхет һәм нәселне дәвам итү дәлиле. Сабый нәни кулларын өскә суза, тизрәк аякларына басасы, бар гүзәллеге белән якты дөньяны күрәсе килеп: «Минем яшисем килә!» дип аваз сала. Бу нәни генә бала гаиләгә нинди зур бәхет, шатлык алып килә.

2011 елның 2 октябрендә Шәрәфиевләр гаиләсендә Гүзәл исемле кыз дөньяга килә. Нәниләрен теркәү өчен, әлбәттә, әти-әниләре ЗАГСка мөрәҗәгать итәләр һәм ул 500 нче бала булып теркәлә. Вакыты да нинди истәлекле бит: Халыклар бердәмлеге көне. Гүзәлнең әти-әнисен котларга тантанага аның әбисе, бабасы, якын туганнары, дуслары да килә.

Бәхетле әти-әниләр, әби-бабайларны район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе, депутатлар корпусы исеменнән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов котлады һәм аларга сабыйларының беренче рәсми документы - туу турындагы таныклыгын тапшырды. Яшь парны шулай ук башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова тәбрикләде.

Гүзәл - Шәрәфиевләр гаиләсендә - беренче, ә менә 2011 елда шәһәрдә туган балалар арасында 500 нче бала. Ул 500нең 212се-гаиләдә беренче, 206сы - икенче, 65е -өченче, 12се -дүртенче, 2шәре - бишенче һәм алтынчы, берсе җиденче бала булып дөньяга килгәннәр.

Бу елда тагын бер истәлекле вакыйга булды: 31 октябрьдә җир шарында җиде миллиардынчы бала туды. Анысы Калининград шәһәреннән Петр Николаев. БМО карары нигезендә 31 октябрь планетаны популяцияләү көне буларак игълан ителде.

Оксана ИЛЬЯСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев