Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай үзенең Героена бюст куйды

Безнең Азнакай җире батыр уллары, фидакарь кешеләре белән хаклы горурлана. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен дүрт райондашыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, тыныч тормышта хезмәттәге зур уңышлары өчен сигез азнакайлы Социалистик Хезмәт Герое исемен йөртә. Шәһәребездә алар истәлегенә зур бер комплекс - Геройлар Аллеясы булдырылды. 2011 елның 11 ноябре...

Безнең Азнакай җире батыр уллары, фидакарь кешеләре белән хаклы горурлана. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен дүрт райондашыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, тыныч тормышта хезмәттәге зур уңышлары өчен сигез азнакайлы Социалистик Хезмәт Герое исемен йөртә. Шәһәребездә алар истәлегенә зур бер комплекс - Геройлар Аллеясы булдырылды. 2011 елның 11 ноябре район тарихында янә бер истәлекле вакыйга белән кереп калыр - Геройлар Аллеясында якташыбыз, сугышчы-интернационалист, Россия Герое Ильяс Даудига бюст куелды. Митингта катнашучы күпсанлы азнакайлылар арасында башкала кунаклары да бар иде. Алар арасында-ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов.

- Азнакай үзенең лачын улларын, фидакарьләрен онытмый,-диде тантананы ачып район башлыгы Рәфис Галиев. - Ильясның әфган сугышында күрсәткән батырлыгы, аның мәктәп елларыннан алып бүгенге көнгәчә тормышы азнакайлылар өчен олы үрнәк. Яшь буын бүген аның патриотизмы өлгесендә үсә һәм без шундый якташыбыз булуы белән чиксез горурланабыз.

Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин өлкән сержант И.Даудиның әфган сугышында күрсәткән батырлыгы турында сөйләде.

... Ильяс хезмәт иткән полк алдына мөҗәһитләр бандасын тар-мар итү, корал складларын яулап алу бурычы куела. Тиз арада разведдозор төркеме оештырыла. Комбат кушуы буенча моның белән 2нче батальон өлкән сержанты Ильяс Сафин шөгыльләнә. Өч сәгатьтән отряд билгеләнгән биеклектә була. Шуны гына көткәндәй, душман ягы аларга кискен ут ача. Өлкән сержантның әмере кыска: "Барыгызга да үз урынында калырга һәм атудан туктамаска!" Шул ара үзе сапер капшавычы һәм медикаментлар алып миналаштырылган мәйданга шуыша. Солдатлар өнсез калып аны күзәтә. Ут эчендә яткан өч солдатны, булдыра алганча яраларын бәйләштереп, сөйрәп алып чыга.

Рота командиры сержант И.Сафинга коралларны хәрби позициягә илтү өчен биш сугышчы билгеләргә куша. Әмма Ильяс тау сукмакларын яхшы белүен әйтеп, үзен дә җибәрүләрен сорый. Әфганстан җиренә әле генә аяк баскан "яшел" солдатларның гомерен куркыныч астына куясы килми аның. Алар юлга кузгалган көн-1986 елның 23 август иртәсе була. Төркемдә иң алда баручы Ильяс, "душман" куйган минага эләгеп, каты яралана-мина ярчыгы аның сул як ботын өзеп ала, уң аягын зарарлый һәм авыр контузияләнә. "Саперсыз якын килмәгез!", - дип кычкыра ул арттагыларга. Дүрт доза промедол алган авыр яралы сержант, килеп туган хәлне контрольдән ычкындырмый. Кичкә таба, ниһаять, яралыларны вертолетлар өчен куркынычсызрак урынга илтү мөмкин була.

Әнә шулай, үз гомерен куркыныч астына куеп, өлкән сержант Ильяс Сафин күпме тәҗрибәсез яшь солдатның гомерен саклап кала. Операция уңышлы үтәлә...

Бүген ул танылган эшмәкәр. Гаиләсендә улы һәм биш кызы үсә. 2002 елда, улы Дауддин тугач, аның хөрмәтенә Дауди фамилиясе белән йөри башлый.

Укытучылары исеменнән чыгыш ясаган 2 нче мәктәп директоры Гадилә Һадиуллина Ильясның мәктәп елларына тукталды. Аның мәктәптә яхшы укучыларның берсе, җәмәгать эшләрендә иң активлардан булуын әле дә онытмыйлар. Кечкенәдән спортка тартылган егет бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат булып өлгерә. Бөтенроссия, республика ярышларында яулаган призлы урыннары шактыйга җыела. Урта мәктәпне тәмамлаган елны Мәскәүнең И.М.Губкин исемендәге нефть һәм газ институтына укырга керә. Беренче курсны тәмамлап та бетерми, үзе теләп солдат хезмәтенә алына. Әле кайда диген-аяусыз сугыш барган Әфганстан җиренә.

Районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илшат Исламов сугышчан дусларының Ильяс белән чын күңелдән горурлануын белдерде.

Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче, әмма якташларын, Азнакайдагы сугышчан дусларын сагынып, кулыннан килгәнчә аларга ярдәм күрсәтеп, проблемаларын хәл итүдә актив катнашып килгән, туган ягына еш кайткалап торган Ильяс тантанада үзе дә катнашты һәм шундый олы хөрмәт күрсәткән, аның исемен Геройлар Аллеясында бюст куеп мәңгеләштергән азнакайлыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Әлбәттә, бүген аның иң якыннары - әти-әниләренә рәхмәт сүзләре яңгырады.

Бюстны иҗат иткән Октябрьский шәһәре осталары эшенә сокланырлык: Ильяс тормышта ничек, анда да шундый: эчкерсез караш, чигүле түбәтәй, күзләрендә ерактан ук "Мин - Азнакай егете" дигән горур чаткылар балкый...

P.S. Герой якташыбыз Ильяс Дауди үзе белем алган шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары белән "Батырлык дәресе" үткәрде, район хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә китәргә әзерләнүче егетләр белән очрашты.

Әлеге язмага кагылышлы фоторепортаж белән www.aznakayevo.tatarstan.ru сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев