Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яңалыклары

7 сентябрьдә Р.Ишкәев исемендәге ял паркында "Әбиләр чуагы" бәйрәме үткәрелә. Матур традициягә әверелгән көзге бәйрәмебезгә барыгызны да көтеп калабыз. Программада: күңелле концерт, күмәк уеннар, җыр-биюләр, аттракционнарда күңел ачу, тынлы оркестр чыгышы һ.б. Тамашабыз 14.00 сәгатьтә башлана. Килегез, бергәләп бәйрәм итик! Район-шәһәр ветераннар советы *** 29 август көнне Казанда Татарстан Республикасы...

7 сентябрьдә Р.Ишкәев исемендәге ял паркында "Әбиләр чуагы" бәйрәме үткәрелә. Матур традициягә әверелгән көзге бәйрәмебезгә барыгызны да көтеп калабыз. Программада: күңелле концерт, күмәк уеннар, җыр-биюләр, аттракционнарда күңел ачу, тынлы оркестр чыгышы һ.б. Тамашабыз 14.00 сәгатьтә башлана.
Килегез, бергәләп бәйрәм итик!
Район-шәһәр ветераннар советы


***


29 август көнне Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТРның Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров Татарстан Республикасы көне уңаеннан муниципаль берәмлекләр арасында узган смотр-конкурс лауреатларына яңа Fiat AIbea автомобиле ачкычларын тапшырды.
Азнакай районыннан социаль-икътисади үсештә ирешкән уңышлары өчен машина ачкычларына һәм Муниципаль берәмлекләр Советы Дипломына "Шәһәр тибындагы Актүбә бистәсе" муниципаль берәмлеге һәм Әсәй авыл җирлеге лаек булды.


***


Узган якшәмбе көнне " Татарстан - яңа гасыр " каналында иң популяр саналучы " Җиде көн " ( "Семь дней" ) тапшыруының бер өлеше Азнакайга багышланды. Үз инициативасы белән безнең җирлеккә килгән программаның авторы, алып баручысы Михаил Любимов белдерүенчә, Азнакайга,аның тырыш халкына багышлап күп серияле фильм эшләргә була. Эфир вакытының чикләнгәнлеге аңа биредә күргәннәрнең бары йөздән берен генә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Тапшыруда сүз нигездә төп төбәгебезнең горурлыклары саналучы Чатыр тау, "Актүбә уенчыклары" турында барды.


***


1 сентябрьдә Әлмәттә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тантана үтте. Бәйрәм чараларында "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Республиканың нефть төбәге районнары башлыклары, шул исәптән Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, нефть сәнәгате ветераннары, эшчеләре, белгечләре, "Татнефть"нең нефть һәм газ чыгару идарәләре, предприятиеләре җитәкчеләре, катнаш тармаклар һәм социаль өлкә хезмәткәрләре катнашты. Космонавтлар - Россия Герое Сәлиҗан Шәрипов һәм МКС-30 экипажы командиры Антон Шкаплеров быелгы бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары булды. Бәйрәм шәһәр мәйданында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Бу көнне шулай ук халык Россия һәм Татарстанның сәхнә йолдызлары концертын, ат ярышларын да бик рәхәтләнеп хозур кылды. Җирлегебездә үрчетелүче токымлы юртаклар бәйгесендә Азнакайның "Магнат" кушаматлы аты җиңү яулады.


***


Мәгариф өлкәсендә коррупция очракларына тап булсагыз, 7-01-03, 7-04-08 телефоннары яки түбәндәге электрон адреска хәбәр итә аласыз: http://edu.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яңалыклары