Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр суды узган елга йомгак ясады

Азнакай шәһәр судында узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды.

Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, федераль һәм җәмгыяви судьялар, суд аппараты хезмәткәрләреннән тыш, райондагы хокук сагы органнары һәм учреждениеләре вәкилләре дә катнашты.

Сөйләшүне еллык эшчәнлеккә йомгак ясап шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин башлады. Ул узган елгы суд производствосындагы эшләргә анализ ясады, үзенчәлекләргә, закончалыктагы үзгәрешләр белән бәйле төп аспектларга тукталды.

–Сезнең белән максатларыбыз уртак – азнакайлыларның мәнфәгатьләрен яклау, хокукларын саклау, – диде үзенең чыгышында Марсель Зөфәр улы. – Гадел хөкем сагындагы бурычларыгызны үтәүдән тыш, районның иҗтимагый тормышында да актив катнашасыз. Коллектив югары профессионаллардан тора. Киләчәктә дә шушы югары планканы төшермичә, бердәм булып эшләргә язсын!

Хисап җыелышы республика дәрәҗәсендәге бүләкләр һәм районның 90 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев