Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәренең шәхси секторында ташуга каршы чара күрелде

- Азнакай шәһәре эчендә һәм аның якын-тирәсендә ташу куркынычы янаган берничә нокта бар иде. Болар - Гоголь урамы 31, 33нче йортлар, Лобачевский, Галиев, Октябрьский урамнары, Мәнәвез бистәсендә - Яшьләр; Яңа Юлда - Чатыр тау урамнары. Чәршәмбе көнне кичен сәгать 8 ләр тирәсендә Гоголь урамыннан язгы ташу китте, - ди Азнакай...

- Азнакай шәһәре эчендә һәм аның якын-тирәсендә ташу куркынычы янаган берничә нокта бар иде. Болар - Гоголь урамы 31, 33нче йортлар, Лобачевский, Галиев, Октябрьский урамнары, Мәнәвез бистәсендә - Яшьләр; Яңа Юлда - Чатыр тау урамнары. Чәршәмбе көнне кичен сәгать 8 ләр тирәсендә Гоголь урамыннан язгы ташу китте, - ди Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе, гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзасы Расих Шәкуров. -Бакча, ишек алларын өлешчә су басуны исәпкә алмаганда, бер генә йортка да су кермәде.
Ташуларның шулай бәла-казасыз гына узып китүе - комиссия рәисе Марсель Шәйдуллин раслаган план нигезендә бер ай алдан ук җентекле чаралар күрү, профилактик эш алып бару нәтиҗәсе дә ул. Бу көннәрдә комиссия әгъзалары МЧС хезмәткәрләре белән берлектә төнге уникеләргә кадәр даими рәвештә тикшерү, күзәтү эшләре алып барды. Ташу киткәндә дә алар урында була һәм оператив рәвештә тиешле чаралар күрә. Бер үк вакытта МППБиО һәм куәтле техника белән УБР, "Азнакайнефть" идарәсе, "Татбуртранс" ҖЧҖнең Азнакай филиалы хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Әнә шулай бердәм рәвештә, уртак көч белән йортларны су басуга юл куелмый.
Комиссия, МЧС һәм башка җаваплы оешма хезмәткәрләре киләчәктә дә бу өлкәдә эшне дәвам итәчәк. Кичә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары су басу куркынычы булган урыннарда булып, халык белән очраштылар, аларның фикер-тәкъдимнәре, гозерләрен тыңлап, мәсьәләне алга таба да уңышлы хәл итү бурычын куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шђџђренећ шәхси секторында ташуга каршы чара күрелде