Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай педагогларына тиңнәр юк

19 марттан 23 мартка кадәр Казанда узган "2012 ел укытучысы" һәм "2012 ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсында райондашларыбыз Илһам Салифов һәм Надежда Козлова лауреат булдылар. Конкурс положениесе нигезендә Азнакай 7 нче урта мәктәбенең физкультура укытучысы И.Салифов һәм Актүбә 2 нче урта мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Н.Козлова ачык дәрес бирделәр, класс сәгате,...

19 марттан 23 мартка кадәр Казанда узган "2012 ел укытучысы" һәм "2012 ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсында райондашларыбыз Илһам Салифов һәм Надежда Козлова лауреат булдылар.

Конкурс положениесе нигезендә Азнакай 7 нче урта мәктәбенең физкультура укытучысы И.Салифов һәм Актүбә 2 нче урта мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Н.Козлова ачык дәрес бирделәр, класс сәгате, ата-аналар җыелышы уздырдылар, "Класс җитәкчесе тормышыннан бер көн" тәкъдир иттеләр, иҗади проект якладылар, мастер-класс үткәрделәр һәм иң яхшы унлыкка керделәр. Надежда Ивановна һәм Илһам Маскат улы белем һәм тәрбия бирүдә тирән белемнәрен, педагогиканың заманча алымнарын куллануларын, коммуникатив күнекмәләрен, оста сөйләм телен, креативлыкларын күрсәттеләр.

Алар кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Шулай ук республика конкурсы иганәчеләре - "Азнакайнефть" идарәсе һәм Азнакай районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасыннан да премияләр тапшырылды.

Конкурсантларга җиңү яулауда яклау төркеме - Азнакай районы мәгълүмати-методик үзәге, Актүбә 2 нче урта мәктәбе һәм Актүбәнең "Развитие" Балалар иҗаты үзәге педагогларының зур ярдәмен дә билгеләп үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев