Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакаем – гомер бишегем

Фәхразый Кәримов, игенче-ветеран, Социалистик Хезмәт Герое: - Ватан сугышы башланганда миңа 10 яшь иде. Зурлар белән рәттән тырышып эшләдек. Гомерем буе туган ягым иген кырларында тырыш хезмәт куюым белән бәхетле мин. Бүгенге көндә азнакайлыларның авыл хуҗалыгында ирешкән уңышларына куанып туя алмыйм, зур горурлык хисләре кичерәм. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин...

Фәхразый Кәримов, игенче-ветеран, Социалистик Хезмәт Герое:
- Ватан сугышы башланганда миңа 10 яшь иде. Зурлар белән рәттән тырышып эшләдек. Гомерем буе туган ягым иген кырларында тырыш хезмәт куюым белән бәхетле мин. Бүгенге көндә азнакайлыларның авыл хуҗалыгында ирешкән уңышларына куанып туя алмыйм, зур горурлык хисләре кичерәм. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгын яхшы белгән җитәкче, авылда эшләүчеләр белән мөгаләмәсе яхшы. Моның да тәэсире бардыр. Тургайлар җыр суза башласа, күңел кузгала, кырларыма чыгам, киңәшләремне бирәм. Булдырасыз, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!

Миргасим Кәримов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты
Узган ел район һәм шәһәр ветераннар советының 40 еллыгын бәйрәм иттек. Тантаналы шартларда ветераннарга юбилей медальләре, бүләкләр тапшырылды. Юбилей уңаеннан бинабызга ремонт ясалды, "Татнефть" ААҖ тарафыннан "Нива-Шевроле" автомобиле бүләк ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатына ия булдык.
Без - ветераннар, район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар һәм хөрмәт тоябыз.

Ниһат Мозаффаров, нефтьче-пенсионер:
- Туган районымда миңа бар да кадерле. Берзаман Азнакай районын Татарстан Швейцариясе диделәр, бу фикер миңа да бик хуш иде. Хәзер - юк. Без - Татарстанның Азнакае. Моннан да олуг сүзләр таба алмыйм. Тормыш юлдашым Әлфия, балалар белән без Иделдә булдык, Уралда, Кавказда, Көньяк диңгезләрдә, Мәскәүдә дә... Һәрвакыт Азнакаебызга сөенеп кайта идек. Көнбатыш Себердән, Әлмәттән, Казаннан дәрәҗәлерәк эш, "майлырак" хезмәт хакы тәкъдим итүләр дә булды. Мондый кызыктыруларны без җиңел кичердек - Азнакаебыз җанга якынрак.

Евдокия Калинина, хезмәт ветераны, СССР һәм РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Азнакай муниципаль районының мактаулы гражданины:
- Гомерем мәктәп, укучылар, аларның шатлык-борчулары белән бәйле. Лаеклы ялда булсам да мәктәп һәм шәһәр тормышы үзәгендә кайныйм, укучыларыма киңәшләремне бирәм, ярдәм итәм. Укучыларымның күпмесе туган ягым Азнакай районын үстерүдә үзенең лаеклы өлешен кертә. Район педагоглары белән горурланам. Алар һөнәри осталык бәйгеләрендә, төрле проектларда җиңү яулый, лаеклы алмаш үстерә.

Ясир Хөснетдинов, Бөтенроссия телерадиокомпаниясенең Татарстан филиалы радио хезмәте мөхәррире, көньяк-көнчыгыш төбәге буенча үз хәбәрчесе:
- Азнакай миңа үзенең гаҗәеп гүзәл, сихри табигате белән аеруча якын, кадерле. Шуңа күрә, аз гына вакытым булса да, табигатькә чыгу ягын карыйм. Горурлыгыбыз Чатыр тауны кайберәүләр республикада иң биек нокталарның берсе буларак кына күрә, соклана. Әмма бит аның тирә-ягындагы таулар тезелмәсенә урнашкан серле урыннарын, урман, чокырларны, шаулап аккан изге чишмә буйларын гизеп кайтсаң, андагы табигый байлыкка, матурлыкка хәйран каласың. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, байбаклардан башка күп җәнлекләр, кошлар, тереклек ияләре дөньясы да ул!
Таулар кешеләргә көч, энергия бирә, диләр. Шуңа күрәдер, Азнакай халкы да гайрәтле, горур, сәләтле һәм илһамлы.
Азнакай - татар шәһәре. Ул үзенең милли йөзен, гореф-гадәт, йолаларын саклап килә, монда яшәүче башка халыклар белән татулыкта гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакаем – гомер бишегем