Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл исеме Урсай Ключ, колхозныкы – Динамо

Урсай Ключ авылы кызлары һәм егетләре Бу көннәрдә төбәкне өйрәнү музеенда бу авылның яшел чирәмнәрендә аунаган, тешләрне камаштырырлык җидегән чишмә суларын эчкән, кызарып пешкән җиләкләре, ачкылтым-татлы баланнары, эре чикләвекләре, юа-кукыларыннан авыз иткән «балалар» җыйналдылар. Барысы да элеккечә, күңелләре һаман да яшь. ...Бары тик чәчләргә чал кунган да, йөрешләр генә салмакланган......

Урсай Ключ авылы кызлары һәм егетләре

Бу көннәрдә төбәкне өйрәнү музеенда бу авылның яшел чирәмнәрендә аунаган, тешләрне камаштырырлык җидегән чишмә суларын эчкән, кызарып пешкән җиләкләре, ачкылтым-татлы баланнары, эре чикләвекләре, юа-кукыларыннан авыз иткән «балалар» җыйналдылар. Барысы да элеккечә, күңелләре һаман да яшь. ...Бары тик чәчләргә чал кунган да, йөрешләр генә салмакланган...

Очрашуның сәбәбе дә бар: шушы авылда туып-үскән Наил Абдуллин «Урсай Ключ - бәллүр чишмәм» дип исемләнгән китабын нәшер иткән. Журналист анда Карамалы авылы, аннан аерылып чыккан Урсай Ключ поселогы, аларның кешеләре турында истәлекләрен урнаштырган. «Бу язма туган авылыбыз Урсай Ключнең онытылып барган хатирәләрен яңарту, бергә туплау өчен эшләнде. Мин тарихчы түгел. Тик шулай да алтмыш еллык истәлеге булган бердәм, тату авылны, аның тиңдәшсез гүзәл табигатен, авыл кешеләрен, зиратта ятып калган әби-бабаларыбызны, туганнарыбызны билгесезлектә калдырмау, хатирәләрне бергә җыю, аны кәгазьгә төшерү зарурлыгы җанга тынгылык бирмәде», - дип яза ул әлеге китабының кереш сүзендә. Язманың очраклы рәвештә табылган, рәсми материаллардан, ишеткәннәрдән, авылдашлар сөйләгәннәрдән, истә калганнардан туплануын да искәртә.

«Сагынам сине, туган авыл» дип исемләнгән бу искиткеч матур кичәне дә шушы авылда уйнап үскән Әкрамниса һәм Малик Абдуллиннарның оныгы Гөлфия Мостафина оештырды. Гомумән, музей хезмәткәрләре, аның җитәкчесе Гөлсем Хисамиева үз төбәгебезнең тарихын, нәсел тамырын барлау, киләчәк буыннарга җиткерүгә зур игътибар бирә. Истәлекле, тарихи әһәмияткә ия чаралар яшь буын өчен дә зур тәрбияви әһәмияткә ия. Әнә, Урсай Ключ авылы кызы, укытучы Зәрия Хәсәншина кичәгә үзе белән мәктәп укучыларын да җыеп алып килгән.

«Бер очрашу - үзе бер гомер», диләр. Татлы да, күңелле дә, җаннарны актарырлык сагышлы да булды бу очрашу. Гөлчәчәк, Нәсим, Энҗе, Лилия, Илмира балачак хатирәләрен искә төшергәндә, Робертның туган авылын сагынып язган шигырьләрен укыганда, юкка гына күпләрнең керфек очларына яшь бөртекләре эленмәгәндер шул...

- Азнакай - Ютазы юлыннан тыныч кына узып китә алмыйм. Һичшиксез туктап, борылам. Кайчандыр гөрләп торган авыл булган уйсулыкка тау башыннан ямансулап озак итеп карап торам. Яшел чирәменә ятып ял итеп алам. Без авылны калдырмаска, зиратын төзекләндереп, авылдашлар белән очрашып торырга тиешбез, - диде Нәсим Гәрәйшин.

Нәкъ егерме елдан соң, 2008 елның җәендә, авылдашлар җыйналдылар. Аның башлап йөрүчесе дә Наил Абдуллин үзе иде. «Туган нигезебездә авылдашларның очрашуын оештыру теләге тынгылык бирми иде. Минем фикерне яңа гына отставкага чыгып хәрби хезмәттән кайткан офицер Нәсим Гәрәйшин, Әнәс һәм Фәнис Җиһангировлар, туганым Гөлчәчәк, якташларым Илмира, Лилия, Гөлнәфисә белән Роберт Сафиннар һәм башкалар да хуплады», - дип яза ул үзенең китабында.

Очрашалар авылдашлар. «Шулай бер төркем ир-ат Биек тау очында гап куертып утырабыз. Баш очында июнь кояшы кыздыра, җилнең әсәре дә юк. Беренче булып моңа Фәнис Җиһангиров игътибар итте. «Тирә-ягыгызга карагыз әле, егетләр, бөтен офыкны яңгыр томалаган, бер безнең авыл өстендә генә илаһи халәт. Юктан гына түгел, Ходайның бирмеше бу», - дип куйды. Чыннан да, якын-тирә Карамалы да, Таллы Бүләк тә, Октябрь Бүләк тә яңгыр пәрдәсе астында икән.» (Урсай Ключ - Бәллүр чишмәм»). Әнә шулай игелекле гамәлгә Ходай үзе ризалык бирә. Шулай итеп, билгеле бер вакытта очрашу гадәтенә нигез салына. Очрашулар дәвамлы булсын да, нәсел чылбырын безнең балаларыбыз, оныкларыбыз дәвам итсен! Киләсе очрашуларга кадәр, авылдашлар!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА (Гәрәйшина), Урсай Ключ поселогы кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев