Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Армиягә әзерләр генә барачак

1 октябрьдә илебездә көзге чакырылыш башланды. Азнакайның 100 дән артык егете армиядә хезмәт итәргә әзерләнә. Узган атнада районыбызга башкаладан хәрби табиблар комиссиясе килеп, егетләрне өстәмә тикшерде. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законда шулай каралган. Егетләр Казанга барып йөрмәсен өчен, республика белгечләре районнарга үзләре килә. Зарланулар булмаса, хәрби хезмәткә...

1 октябрьдә илебездә көзге чакырылыш башланды. Азнакайның 100 дән артык егете армиядә хезмәт итәргә әзерләнә.
Узган атнада районыбызга башкаладан хәрби табиблар комиссиясе килеп, егетләрне өстәмә тикшерде. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законда шулай каралган. Егетләр Казанга барып йөрмәсен өчен, республика белгечләре районнарга үзләре килә. Зарланулар булмаса, хәрби хезмәткә чакырылучы командага куела. Булса, амбулатор яки стационар тикшеренү узарга юллама ала.
- Гомумән, егетләрнең сәламәтлекләре яхшы димәс идем. Хәрәкәт юк, спорт белән шөгыльләнмиләр, күбрәк компьютер артында утыралар. Шул сәбәпле, яшьләр төрле авыруларга дучар була: күзләре начар күрә, умыртка сөяге бөкрәя. Дөрес тукланмау аркасында ашказаны җәрәхәте авыруы барлыкка килә, егетләрнең авырлыгы буена тәңгәл килми. Дөрес аяк киеме кимәү нәтиҗәсендә яссы табанлылык килеп чыга. Армиягә рухи яктан да, физик яктан да әзер егетләр генә китәчәк. Әзер булмаганнарны җибәрү дәүләткә дә, үзләренә дә зыянга гына, - дип сөйләде хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе җитәкчесе Әлфис Дәүләтшин. - Бу чакырылышта үз теләге белән килүче яшьләр күп: кемдер уку йортын тәмамлап, кемдер академик ял алып, хәрби бурычын үтәргә әзерлек белдерде. Димәк, армиягә һөнәрле егетләр бара. Хәрби хезмәт эш стажына керә, шуңа күрә армиядән соң эшкә урнашу бермә-бер җиңеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Армиягә әзерләр генә барачак