Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Армиягә китә егетләр

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясендә 18 яше тулган һәр егет 27 яшькә кадәр хәрби хезмәт үтәргә тиеш. Армиядә хезмәт итү элек-электән үк ир-егетләрнең изге бурычы булып санала. Әле күптән түгел генә язгы чакырылыш тәмамланган иде кебек, бүген без янә район егетләрен армиягә озатырга әзерләнәбез. Чөнки 1 октябрь көнне Россиядә көзге чакырылыш...

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясендә 18 яше тулган һәр егет 27 яшькә кадәр хәрби хезмәт үтәргә тиеш. Армиядә хезмәт итү элек-электән үк ир-егетләрнең изге бурычы булып санала. Әле күптән түгел генә язгы чакырылыш тәмамланган иде кебек, бүген без янә район егетләрен армиягә озатырга әзерләнәбез. Чөнки 1 октябрь көнне Россиядә көзге чакырылыш башланды. Азнакайда чакыру комиссиясе - муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендә үз эшен башлады.
Чакырылыш ничек узар соң? Хәрби хезмәтне кичектерү һәм аннан азат итү тәртибе ничек? ТРның Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев белән әңгәмәбез шул хакта.
- Рәдиф Әнәсович, көзге призыв үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?
- Үзгәрешләр юк, барысы да язгы чакырылыштагы кебек. Билгеле булганча, хәзер яшь солдатларны финанс тәэмин итү тәртибе үзгәрде. Яшь егетләргә призыв пунктларында ВТБ банк карталары тапшырыла. Аларга ай саен акча килеп торачак. Балалы һәм ата-аналары пенсионер яшь кешеләр мөмкин булганча, яшәү урынына якын җирдә хезмәт итәчәк.
- Районыбыздан бу чакырылышта ничә егетебез хезмәт итәргә китәчәк?
- Якынча 120 ир-егет булыр дип уйлыйбыз, күбесендә машина йөртү таныклыгы бар. Кыскасы, армиягә әзерлекле кадрлар китәчәк. Бу бик сөендерә.
Көзге чакырылышта егетләребез башлыча һава десанты гаскәрләренә, диңгез флотына алына. Монда, әлбәттә, иң булдыклыларны җибәрәбез. Физик яктан гына түгел, шулай ук рухи яктан да ныклы булырга тиеш алар. Сүз дә юк, аларның теләкләре белән дә кызыксынабыз, мөмкин булса, үзләре сораган җиргә җибәрергә тырышабыз.
- Нинди очракта армиягә баруны кичектереп торырга мөмкин?
- Кичектерү сәбәпләре үзгәрешсез калды. Шуларның берничәсен генә санап китәм: сәламәтлек буенча вакытлыча яраксыз дип табылучылар; авыру якыннарын карау кирәксә; балигъ булмаган бертуган сеңлесе, яки энесен тәрбияләүче, опекун булса; баласын ялгызы тәрбияләсә; ике һәм аннан күбрәк яки өч яшькә кадәр инвалид баласы булса һ.б. очракларда хезмәт кичектерелә.
- Ир-егетләребезгә нинди теләкләрегез бар?
- Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: армия - чыныгу, сынау мәктәбе. Ул үзара аралашу күнекмәләре бирә, эштә, коллективта аңлашып яшәргә өйрәтә. Армиядә хезмәт иткән һәр яшь кеше бүгенге гел үзгәреп торучы тормышка да җиңел яраклаша. Һәр ир-егет гражданлык бурычын үтәргә тиеш.
Әңгәмәдәш Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Армиягә китә егетләр