Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Армия - җитди сынау чоры

Шушы көннәрдә Яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылыш көне үтте. Район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре һәм хәрби комиссар армия сафына чакырылучылар белән чәй өстәле артында очрашты. Соңгы елларда дәүләт Кораллы көчләрне ныгыту, армия хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү, хәрби хезмәткәрләргә лаеклы шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Күз алдыбызда яңа армия туып килә. 2008 елдан...

Шушы көннәрдә Яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылыш көне үтте. Район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре һәм хәрби комиссар армия сафына чакырылучылар белән чәй өстәле артында очрашты.

Соңгы елларда дәүләт Кораллы көчләрне ныгыту, армия хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү, хәрби хезмәткәрләргә лаеклы шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Күз алдыбызда яңа армия туып килә. 2008 елдан хәрби хезмәт итү вакыты бер елга калдырылды. Язгы чакырылышта районнан 104 егет хәрби хезмәткә китә.

-Мондый югары күрсәткеч егетләрнең сәламәтлеге яхшы икәнне раслый, - диде Азнакай районы хәрби комиссары Рәдиф Камалеев үз чыгышында.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов изге теләкләрен юллап, армиянең тормыш мәктәбе икәнлеген ассызыклап үтте һәм хәрби хезмәттән кайткач, егетләргә эшкә урнашуда ярдәм итәргә тырышачакларын белдерде.

Армия хезмәте - мөмкинлекләреңне, хисләреңне сынау чоры, тормышның иң җаваплы баскычы. Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Ринат Җиһаншин:

-Бу көнне исегездә тотыгыз. Армиядә сез корал тотарга гына өйрәнмисез, ә яңа гомерлек дуслар да табачаксыз, - диде.

Яшьләр комитеты хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен кичәне мондый форматта беренче тапкыр үткәрә. Хәрби җырлар, биюләр бу очрашуга рухи җылылык һәм бәйрәмчә төсмер бирде.

Чакырылыш комиссиясе бүлеге начальнигы Әлфис Дәүләтшин хезмәтнең куркынычсызлыгын кайгыртып, егетләргә ярдәм кирәк чакта шалтырату өчен телефон номеры да язылган котлау открыткалары тапшырды. Әлбәттә, очрашуга барлык егетләр дә килә алмаган иде, күпчелеге дәүләт имтиханнарын тапшыра, диплом яклый.

-Без, индустриаль техникум судентлары, эшче һөнәре алабыз, - ди Илнур Авзалиев һәм Максим Баланин. - Мәктәптә бергә укыдык, армиягә дә бергә китәргә карар кылдык. Бу - безнең бурычыбыз дип исәплибез. Һәр сәламәт ир-егет илен сакларга тиеш. Киләчәктә безгә моның файдасы тими калмас.

-Сезне авыр ел көтә, әмма ул бик тиз узачак. Йөзгә кызыллык китермәслек итеп хезмәт итегез һәм исән-сау әйләнеп кайтыгыз!- дип саубуллашты алар белән Р.Камалеев.

Диләрә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев