Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аралар якыная

Чит дәүләтләр белән үзара икътисади багланышлар булдыру турында уздырылган сөйләшүләр Азнакай муниципаль районы өчен үзара файдалы эшчәнлеккә әверелеп бара. Эшлекле партнерларның берсе - Беларусь Республикасы. Быел алардан сатып алынган элеватор конструкциясе якын арада "Марс" ҖЧҖ биләмәсендә җыелып, яңа уңышны кабул итәргә әзер булыр дип көтелә. 30 мең тонна бөртек сыйдырышлы...

Чит дәүләтләр белән үзара икътисади багланышлар булдыру турында уздырылган сөйләшүләр Азнакай муниципаль районы өчен үзара файдалы эшчәнлеккә әверелеп бара.
Эшлекле партнерларның берсе - Беларусь Республикасы. Быел алардан сатып алынган элеватор конструкциясе якын арада "Марс" ҖЧҖ биләмәсендә җыелып, яңа уңышны кабул итәргә әзер булыр дип көтелә. 30 мең тонна бөртек сыйдырышлы әлеге комплексны үзебезнең төзүчеләр монтажлаячак. Ютазы һәм Бөгелмә элеваторларыннан еракта урнашкан район агропредприятиеләр өчен бу шактый отышлы булачак.
Узган атна азакларында әлеге дәүләтнең Гродно өлкәсе Ивье шәһәре делегациясе эшлекле визит белән безнең шәһәрдә булды. Аларны, башлыча, "Азнакай "Нефтемаш" заводы" ААҖ җитештергән продукцияләр, шул исәптән модульле фельдшер-акушер пункты бинасы проекты кызыксындыра икән. Заводның генераль директоры Марат Гайсин кунакларны предприятие эшчәнлеге белән таныштырды, эшлекле хезмәттәшлекнең оптималь юлларын тәкъдим итте.
Сөйләшүдә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм районның капиталь төзелеш идарәсе муниципаль учреждениесе начальнигы Наил Камилов катнашты.
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аралар якыная