Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җаны белән җиргә береккән

Искәргәнегез бардыр: районыбызда гына да һәр авылның гасырлар буена килгән үзенә генә хас йоласы, гореф-гадәте, холык-фигыле, кыскасы - үз менталитеты бар. Аларның һәрберсенең үзенчәлекле, үтә дә килешле, ябышып торган атамалары халык телендә бүген дә искерми... Әсәй авылы тарихта үз кешеләренең зәвыгы, белемгә омтылучанлыгы белән аерылып тора. Шуңадыр да биредән чыкканнар...

Искәргәнегез бардыр: районыбызда гына да һәр авылның гасырлар буена килгән үзенә генә хас йоласы, гореф-гадәте, холык-фигыле, кыскасы - үз менталитеты бар. Аларның һәрберсенең үзенчәлекле, үтә дә килешле, ябышып торган атамалары халык телендә бүген дә искерми...

Әсәй авылы тарихта үз кешеләренең зәвыгы, белемгә омтылучанлыгы белән аерылып тора. Шуңадыр да биредән чыкканнар арасыннан исемнәре районда гына түгел, республикада, аннан читтәге төбәкләрдә дә билгеле шәхесләрне очратырга була. Шундыйларның берсе - ТРның атказанган агрономы, "Марс" ҖЧҖнең баш агрономы, шушы көннәрдә үзенең 55 яшен билгеләп үтүче Ирек Әнсаф улы Абдуллин.

Баш агроном Ирек Абдуллин үзе үстергән кукуруз басуында

...Адәм баласының язмышы туганчы ук билгеләнгән була, диләр. Язмышында аңа кешелекнең иң кирәкле һөнәр иясе - җир кешесе булу, иген үстерү язылган булгандыр, мөгаен. Кечкенәдән, мәктәптә укыган елларында ук авылларындагы "Кичү" күмәк хуҗалыгы агрономнары Хәсән Газизуллин, Борис Ситдыйков, Әнвәр Әхмәдишин абыйлары эшенә кызыгып, аларга охшарга тырышып үсә ул. Шул хыялы Әсәй сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган яшүсмерне Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономнар хәзерләү бүлегенә алып килә дә инде. Аны уңышлы тәмамлагач, армия сафларына чакырыла. Төньяк флотның диңгез авиациясендә хезмәт итә. Монда чын тормыш мәктәбен узып, чыныгып, акыл туплап кайта гвардия матросы Абдуллин.

Авыл хуҗалыгы идарәсендә яшь белгеч, кичәге диңгезчене "Марс" колхозына орлыкчылык буенча агроном итеп җибәрәләр. 1977 елда була бу. Биредә тәҗрибәле һәм таләпчән рәис Гарифҗан Галимов, иген уңышын күтәрү өчен җанын-тәнен бирүче, үтә дә тынгысыз баш агроном Хәбип Баянов кул астында эшли, тәҗрибә туплый Ирек. Өлкән хезмәттәшләре тәкъдиме белән авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегенә керә. Тырыш егетнең булганлыгын район җитәкчеләре дә күреп ала, "Уразман" колхозына баш агроном итеп билгелиләр. Ирек Абдуллин эшләгән елларда биредә гектарыннан 30ар центнер иген уңышы үстерүгә ирешелә. Ул чагында кайчан да булса хезмәт юлын башлаган Кәкре Елга авылына кире әйләнеп кайтыр да, биредә төпләнеп калыр, дигән уй башына килде микән аның?! Язмыштан узмыш юк шул. Инде менә егерме елдан артык элеккеге хезмәттәшләре - "Марс" җәмгыяте директоры, РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Хәбип Баянов, баш инженер, ТРның атказанган механизаторы Ринат Садриев, башка белгечләр, механизаторлар белән аңлашып, ярдәмләшеп эшлиләр алар.

Агрономның ел буе куйган хезмәте язын-җәен басуларда җәйрәп яткан игеннәрендә чагылыш тапса, көзен инде амбарларга урнаштырылган уңыш муллыгыннан күренә. Бу өлкәдә дә "Марс" җәмгыяте район хуҗалыклары арасында бер башка өстен булды. Биредә чәчү өчен бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның бары тик безнең табигать шартларына туры килүчән, югары уңыш бирүчән, корылыкка чыдам, сыналган сортларын гына сайлыйлар. Чәчү һәм үсемлекләрне эшкәртүне вакытында, агротехнология нигезләрендә башкаралар. Шуңа бу өлкәдә ирешкән уңышлары да сокландыра. Быел алар бөртеклеләрнең гектарыннан уртача - 31,6, тулаем алганда 85 мең 300 ц уңыш алганнар. 100 гектарда игелгән карабодайныћ гектарыннан 19,3әр ц ућыш чыккан.

Узган ел сабакларын истә тотып, быел терлек азыгы культуралары чәчү мәйданын да зурайтканнар. Мәсәлән, суданка үләнен 100 гектардан 450гә, кукурузны 500дән 750 гектарга җиткергәннәр. Нәтиҗәдә, ике еллык терлек азыгы запасы булдырганнар.

Баш агроном бу уңышларга ирешүгә күп көч керткән механизаторлар Рәфис Зәйнетдинов, Илшат Хөсәенов, Азат Хаҗиев, Илмир Гарипов, Фирдәвес Кәримов исемнәрен мактап телгә ала. Комбайнчылар Азат Галәветдинов, Илдар Хәйруллин, Фәварис Сабиров, Марат Садриев эшен үрнәк итеп куя. Бригада җитәкчеләре Наил Ситдыйков, Расих Мөбарәкшинның оештыру осталыгына басым ясый.

...Ә инде юбилярның үзенә килгәндә, ул язмышын җир, шушы авыл белән бәйләвенә сөенеп, канәгать булып яши. Хатыны Әлфирә белән кызлары Альбина, Альмира, уллары Илнурны тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары, югары белем алып, үз тормышлары белән яши. Уллары Актүбәдәге "Мехсервис" ҖЧҖдә эшләсә дә, авыл белән арасын өзми. Быелгы урак чорында еллык ялын ул комбайн штурвалы артында уздырган.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев