Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ананың хисләре – хатларда

Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, авыл биләмәләре башкарма комитетлары белән берлектә, Аналар көненә багышлап "Яшәвемнең мәгънәсе син - балам!.." исеме астында конкурс игълан итә. Аналарның балаларына әйтәсе килеп тә әйтә алмаган, бары тик күңелдә генә саклап йөрткән хисләрен, уй-фикерләрен хатлары аша җиткерүен сорыйбыз. Бәлки ул шигъри тәлгәшләрдә тасвирланыр, кечкенә хикәя...

Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, авыл биләмәләре башкарма комитетлары белән берлектә, Аналар көненә багышлап "Яшәвемнең мәгънәсе син - балам!.." исеме астында конкурс игълан итә.

Аналарның балаларына әйтәсе килеп тә әйтә алмаган, бары тик күңелдә генә саклап йөрткән хисләрен, уй-фикерләрен хатлары аша җиткерүен сорыйбыз. Бәлки ул шигъри тәлгәшләрдә тасвирланыр, кечкенә хикәя булып үрелер яки булмаса гыйбрәтле җан авазында чагылыр... Кыскасы, бәйге һәркемгә иҗади ирек бирә. Конкурсның мәгълүмати иганәчесе "Маяк" газетасы, димәк, иң яхшы дип табылган язмалар район басмасында да урын алыр. Әлбәттә, җиңүчеләрне призлар да көтә.

Хатлар ЗАГС бүлегендә (Азнакай шәһәре, Мәрҗани урамы, 22) һәм авыл биләмәләре башкарма комитетларында кабул ителә. Бәйгегә 10 декабрьдә йомгак ясалачак.

Оештыру комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев