Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җан җылысы тарта үзенә...

РФның Сәламәтлек саклау отличнигы, ТРның мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре Хәкимҗан Измайловны район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин юбилее белән котлый Күпмеләр искәргәнем бар, аз сүзле, тыйнак кешеләр хезмәтендә дә абруйлы, гаиләсенә дә олы терәк, җәмәгатенә дә тугры пар, туганнарының да кадерлесе була. Сәяси бер вакыйга уңаеннан фикерләре белән кызыксынып бирелгән...

РФның Сәламәтлек саклау отличнигы, ТРның мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре Хәкимҗан Измайловны район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин юбилее белән котлый

Күпмеләр искәргәнем бар, аз сүзле, тыйнак кешеләр хезмәтендә дә абруйлы, гаиләсенә дә олы терәк, җәмәгатенә дә тугры пар, туганнарының да кадерлесе була. Сәяси бер вакыйга уңаеннан фикерләре белән кызыксынып бирелгән сорауларыма җавап алганда мин аның нәкъ менә шундыйлар кавеменнән булуын аңлаган идем инде, шуңа да юбилеен билгеләп үткән көннәрдә бу юлысы сорауларымны биреп тә тормаска булдым, чөнки кулыма иң кыйммәтле чыганак - якыннары, коллегалары, дуслары белән биш ел элек үткәргән 60 яшьлек гомер бәйрәме яздырылган видеодиск килеп эләкте. Анда - Хәкимҗан Назар улының бөтен тормыш юлы.

Әнә, Күктәкә малае Хәкимнең балачак, үсмер еллары. Язмыш дигәнең бик иртәли сыный башлаган шул аны. Ятимлек ачысыннан аралап, әби-бабасы - Гариф ага белән Шәмсияттәй аны сигезенче балалары итеп үз канатлары астына ала. Кечкенәдән кул арасына кереп, эшләп үскән малай бәдәне чак кына ныгуга комбайнчы абыйлар тирәсендә бөтерелә, мәктәпне тәмамлап Казан медицина институтында укый башлагач та һәр җәе туган авылы басуларында ашлык уңышы җыеп үтә аның. Кемнәрнеңдер хирург кулын музыкантныкы белән тиңләве пүчтәк сүз ул, менә иген иккән кулларда ул көч-гайрәт һәм түземлек! Бу кулларга ышанып, өметләнеп операция өстәленә никадәр райондашы яткан һәм савыгу алгандыр!

Диск әйләнгән саен Хәкимҗан Измайловның да гомер йомгагы сүтелә бара. Менә Урыссуның чая, чибәр кызы Рәйсә белән танышкан һәм икесе дә югары белем алып, биш елдан соң гына кавышкан мәлләре. Ике яшь белгеч Тымытык өчен күктән төшкән бүләк була. Халык хөрмәтен бик тиз казанып өлгергән хирургны участок сырхауханәсенең баш табибы итеп билгелиләр. Коллективны бер йодрыкка туплап, эшне оештыра белү үз нәтиҗәләрен озак көттерми - республика сырхауханәләре арасында аларныкы ике ел рәттән беренчелекне бирми, ә инде аннан соңгы елны Россия күләмендә икенче урынга чыга. Хәер, шушы 12 ел эчендә ирешкән уңышларны шактый санап булыр иде, әмма иң мөһим һәм кадерлесе - коллективның, баш табибның халык арасында абруйлы булуы, аларга әйтелгән рәхмәт сүзләре.

Республиканың кадрлар резервында торган җитәкчене Түбән Камага, Әлмәткә дә сәламәтлек саклау өлкәсенә башлык итеп кодалап карыйлар, әмма шушы җирдә үскән, чыныккан, тәҗрибә туплаган, райондашлары ышанычын яулаган Азнакайның тугры улын һичничек килештерә алмыйлар. Тукай районына баш табиб итеп куеп (Азнакайның гади генә шартларында да баш миенә кебек гаять катлаулы, уникаль операцияләр ясаган хирургка монда мөмкинлекләр ачылыр иде, әлбәттә), инде гаиләсе белән урнашып беткәч тә, ул чактагы КПСС райкомы беренче секретаре Октябрь Мөхетдинов ничек итсә итә, аны районга кире кайтарта һәм 1986 елда Хәкимҗан Измайловны Азнакай үзәк сырхауханәсенең баш табибы итеп билгелиләр. Эш кыры киң, тырышлык вә сабырлыгың гына җитсен. Авыллардагы медпунктлар, фельдшер-акушерлык пунктлары яңартыла, булмаганнарында - төзелә, үзәк сырхауханә, поликлиниканың матди-техник базасы күзгә күренеп яхшыра, бала тудыру йорты, заманча җиһазлы кабинетлар ачыла, башка районнардан да безгә тәҗрибә уртаклашырга киләләр.

Азнакайлылар район өчен генә түгел, республика, ил өчен иң катлаулы, болгавыр чорда Хәкимҗан Измайловның гына халык мәнфәгатен югары даирәдә яклый алуына ныклы ышаныч белдереп, аны ТР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. Халык депутаты аларның өметен тулысы белән аклый да.

Гомерен зур оешма белән җитәкчелек итеп, авырулар дәвалап, көнне төнгә ялгап операция өстәлендә кеше гомере өчен көрәшеп үткәргән табибның яшь белгечләргә ярдәмен, сеңдергән тәҗрибәсен, шушы тынгысыз һәм үтә җаваплы эшкә биргән фатыйхасын инде сөйләп тә торасы юк.

- Мин Азнакай үзәк сырхауханәсенә практика үтәргә кайту белән үк баш табиб Измайловның зур ярдәмен тойдым. Ә инде кулга диплом алгач, хезмәт юлымны да шушында башладым. Аның тәүге тапкыр кулга скальпель тоттырып, беренче операция ясатуын, ә үзенең янәшәмдә торып ассистентлык итүен гомерем буе онытасым юк. Актүбә участок сырхауханәсенә җитәкче итеп тә ул билгеләде. Әнә шулай, хирург буларак та, җитәкче буларак та беренче адымнарны аның ярдәме, хәер-фатыйхасы белән башлап җибәрүчеләрнең берсе мин, - дип сөйли район үзәк сырхауханәсенең хәзерге баш табибы Айдар Шәмсетдинов. Хәер, районыбызга эшкә кайткан кайсы гына хирург һәм табиб әйтмәс бу сүзләрне, аның таләпчәнлеге, ярдәме, аталарча кайгыртуы барчасына җиткән һәм алдагы тормышында, хезмәт карьерасында үз чагылышын тапкан.

... Экранда вакыйгалар бер-берен алыштыра тора. Һәр вакыйгага җыры да сайланган:

Әйләнә дә килә

җәйләр

Янда кала тугры

дуслар...

Әйе, үзе хөрмәтле кешенең дус-ише дә төшеп калганнардан түгел, Измайловларның балачак, яшьлек, студент һәм гаилә дуслары да үзләре кебек тормышта урынын тапкан, абруйлы кешеләр. Алар Хәкимҗан Назар улында ир-егет эталонын күрсә (каян килгән авыл малаена шундый сокланырлык интеллегентлык, хәрбиләрчә төгәллек, ыктыматлык, җыйнаклык!), туган-тумачаның да: "Күктәкәдә туган алмаз вакыт үтү белән бриллиантка әйләнде", - дигән сүзләренә олы мәгънә салынган.

Елны-елга ялгый-ялгый гомер үтә дә китә, әнә, югары белемле, тормышта үз урыннарын тапкан уллары-«Татнефть-АзнакайТрансСервис» ҖЧҖ башкаручы директоры Рамил (киленнәре Ләйсән акушер-гинеколог) һәм кызлары Лилия (ул да әтисе һөнәрен сайлаган, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында баш белгеч, ире Азат танылган эшмәкәр) аларны әби-бабай итеп, биш оныклары куанычына ураган. Янәшәсендә - нефть өлкәсендә эшләп ялга чыккан, ире өчен гомерлек яр да, терәк-таяныч та, яхшы хуҗабикә дә була белгән Рәйсәсе. Бәхет өчен тагын ни кирәк? Әмма үзәк сырхауханә коллективы аны бу бәхеткә изрәп, үзе салган гөл-чәчәккә күмелгән хан сараедай йортта тыныч кына яшәтеп яткыру ягында түгел әле. "Син безгә, сиңа өмет тотып килгән авыруларга кирәк!", - ди алар. Кемгәдер кирәк булуың да үзе бер бәхет инде ул...

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев