Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алкоголь продукциясенә кертелде

2011 елның 22 июленнән көченә кергән 218 нче Федераль закон буенча сыра һәм аның нигезендә эшләнгән эчемлекләр алкоголь продукциясенә кертелде. Шулай итеп, алкоголь продукциясе әйләнешенә караган кайбер положениеләр хәзер бу төр продукциягә дә кагыла. Балалар, мәгариф, медицина, мәдәният оешмаларында, спорт объектларында һәм аларга якын территорияләрдә; барлык төр җәмәгатьчелек транспортында, тукталышларда,...

2011 елның 22 июленнән көченә кергән 218 нче Федераль закон буенча сыра һәм аның нигезендә эшләнгән эчемлекләр алкоголь продукциясенә кертелде.

Шулай итеп, алкоголь продукциясе әйләнешенә караган кайбер положениеләр хәзер бу төр продукциягә дә кагыла.

Балалар, мәгариф, медицина, мәдәният оешмаларында, спорт объектларында һәм аларга якын территорияләрдә; барлык төр җәмәгатьчелек транспортында, тукталышларда, автозаправка станцияләрендә; күпләп һәм ваклап сату базарларында, вокзалларда, аэропортларда, кешеләр күпләп җыела торган һәм зур куркыныч чыганагы булган башка урыннарда, хәрби объектларда һәм аларга якын территорияләрдә; стационар булмаган сәүдә объектларында; балигъ булмаганнарга; тиешле документларсыз, мәгълүматсыз, сертификатсыз яки яраклылык турында декларациясез, маркировкасыз алкоголь продукциясен ваклап сату тыела.

Сатучының сатып алучының яшенә карата шиге туса, ул сатып алучыдан шәхесен раслаучы һәм яшен ачыклаучы документ таләп итәргә хокуклы (шул исәптән чит ил гражданиныннан да).

Яңа закон нигезендә хәзер ишек алларында, подъездларда, баскычларда, баскыч мәйданчыкларында, торак йортлар лифтларында, балалар мәйданчыкларында, шәһәр эчендәге урман, сквер, парк, бакчалар, буа, күл, сусаклагычлар, пляж зоналарында, ял, туризм һәм спорт белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән башка территорияләрдә алкоголь продукциясен куллану рөхсәт ителми.

Балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлекләр кулланырга ярамый.

Алкоголь продукциясен җирле вакыт белән 23.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр сату тыела. Россия Федерациясе субъектлары бу төр продукцияне сату вакыты һәм урыны буенча өстәмә чикләүләр билгели, шул исәптән сатуны бөтенләй тыя ала.

Транспортта алкоголь рекламасы рөхсәт ителми. Әзер продукция күләмендә спирты 5 проценттан арткан эчемлекләрне бары тик махсус басмаларда һәм аларны сатуга көйләнгән сәүдә залларында гына рекламаларга ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев