Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алда – язгы чакырылыш

2012 елның армиягә көзге чакырылышы да артта калды. Республикадан узган елның көзендә 4 меңгә якын егет биленә солдат каешы буды. Шуларның 95е безнең район егетләре. Көзге чакырылыш ничек узган? Нинди үзенчәлекләре булган? Башкарылган эшнең нәтиҗәләре турында безгә ТРның Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Рәдиф...

2012 елның армиягә көзге чакырылышы да артта калды. Республикадан узган елның көзендә 4 меңгә якын егет биленә солдат каешы буды. Шуларның 95е безнең район егетләре. Көзге чакырылыш ничек узган? Нинди үзенчәлекләре булган? Башкарылган эшнең нәтиҗәләре турында безгә ТРның Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев бәян итте.

-Солдат тормышы егетләргә чыныгу, сәламәт яшәү рәвешенә керү, мөтәкыйльлеккә өйрәнү өчен дә зур адым. Эш бирүчеләр һәрвакыт дә гадәттә иң беренче чиратта: "Армия хезмәтендә булдыңмы?" - дип сорый, - Рәдиф Әнәс улы. - Безнең хәрби крмиссариат бүлеге эшчәнлегендәге төп бурычларның берсе итеп яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларын көчәйтүне куя. Тулаем алганда, көзге чакырылышка әзерлек яхшы алып барылды, куелган бурычлар хәл ителде. Әлбәттә, армиядән качып йөрүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, Әгерҗе, Илбәк, Тымытык авыл Советлары җирлекләрендә яшәүче гражданнар чакыру комиссиясенә бик теләп килми. Шул ук вакытта Бирючевка, Балтач, Татшуган, Уразай, Чалпы, Урманай, Туйкә авыл Советлары бик уңышлы эшли. Хәрби комиссариатка килү 100 процент тәшкил итә.

Бу көздә армия сафларына алынган егетләр яхшы әзерлек белән китте: егетләрнең күбесе махсус курсларда укып шофер һөнәрен үзләштерде. Чакырылышта төп басым югары һәм махсус урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларга тукталды. Азнакай җирендә үскән егетләрне бүген коры җир гаскәрләре, хәрби-һава десанты, хәрби-диңгез флоты, хәрби-һава гаскәрләре, эчке гаскәрләр һәм Эчке эшләр министрлыгының махсус тәгенләнештәге хәрби бүлекләрендә ешрак күрәбез. Менә күп еллар инде егетләребез турында Мактау сүзләре генә ишетәбез, часть командирларыннан егетләребезнең әти-әниләренә һәм укыган яки эшләгән коллективларына еш килеп торган Рәхмәт хатлары дәлилли. Алдагы чакырылыш егетләребез дә сынатмас дип өметләнәбез. Инде 2013 елның язгы чакырылышына да күп калмады. Яңа бурычлар куеп, эшебезне дәвам итәбез. Гомумән алганда, безнең бүлек республикада алдынгылар исәбендә бара. Киләчәктә дә барлык юнәлешләр буенча да сынатмаска исәп.

Рәдиф Әнәс улының сүзләрен куәтләп, районыбыз горурлыгы булган егетләребезгә яхшы хезмәт итеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алда – язгы чакырылыш