Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар сәламәт яшәүне сайлаган

Узган атнада 89 нчы һөнәри лицейда СССР спорт мастеры Григорий Закиров истәлегенә багышлап, бокс буенча республика турниры узды. Аны район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин ачты. -Барчагызны әлеге спорт һәм сәламәтлек бәйрәме белән котлыйм. Уңышлар сезгә! - дип ул изге теләкләрен юллады. Лицей директоры Владимир Дульский тормышта дөрес юл сайлаган...

Узган атнада 89 нчы һөнәри лицейда СССР спорт мастеры Григорий Закиров истәлегенә багышлап, бокс буенча республика турниры узды.

Аны район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин ачты.

-Барчагызны әлеге спорт һәм сәламәтлек бәйрәме белән котлыйм. Уңышлар сезгә! - дип ул изге теләкләрен юллады.

Лицей директоры Владимир Дульский тормышта дөрес юл сайлаган спортчылар белән горурлануын белдерде.

Европаның иң яхшы боксчысы - якташыбыз Нияз Фәйзуллин, Григорий Закировның тормыш иптәше - Раиса Майорова чыгышы тантанага тагын да ямь өстәде.

Турнирда Татарстан һәм Башкортстаннан 82 спортчы көч сынашты. Төрле ярышларда инде шактый тәҗрибә туплап өлгергән боксчылар арасында әле беренче тапкыр рингка чыгучы кече яшьтәгеләр дә бар иде. Бу - үзе үк алар өчен батырлык!

Бәйге нәтиҗәләре буенча үз авырлык категорияләрендә Азнакайдан И.Минһаҗев, И.Гарипов, Р.Платов, Р.Гарипов, Ф.Кәлимуллин, Р.Ганиев; Туймазыдан И.Гыйләҗев, Р.Исламов, Ш.Закиров, А.Закиров, Н.Гыйләҗев, Д.Исламов; Лениногорсктан О.Зотов, Бөгелмәдән И.Котлыбаев, А.Әхмәтов, А.Журавлев, А.Логинов, А.Тузилин; Җәлилдән Г.Колесник, Л.Колесник, Ильдар һәм Илнур Нуриевлар җиңү яулады.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев