Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар һәлакәттән саклады

Бергә-бергә җыелгач Һәр елдагыча Чернобыль АЭСе һәлакәтендә катнашучыларны һәм аларның тол калган хатыннарын хөрмәтләү районыбызда матур традициягә әйләнде. Быел да ул «Акчарлак» ресторанында тантаналы шартларда узды. Техноген фаҗигаләрдә катнашкан иптәшләреңне исән-сау күреп очрашу зур сөенеч. Шөкер, узган елгы очрашудан соң аларның сафы кимемәгән. Әнә шундый шатлыклы да, йөрәк яраларын кабат...

Бергә-бергә җыелгач

Һәр елдагыча Чернобыль АЭСе һәлакәтендә катнашучыларны һәм аларның тол калган хатыннарын хөрмәтләү районыбызда матур традициягә әйләнде. Быел да ул «Акчарлак» ресторанында тантаналы шартларда узды.

Техноген фаҗигаләрдә катнашкан иптәшләреңне исән-сау күреп очрашу зур сөенеч. Шөкер, узган елгы очрашудан соң аларның сафы кимемәгән. Әнә шундый шатлыклы да, йөрәк яраларын кабат яңарта торган борчулы да бу очрашу.

- Станциянең үзендә эшләдек, - дип искә ала Альберт Гәрәев. - Радиация үлчәп йөрдек. «Алтын зал» дип аталган җир әле дә төшкә керә. Ул зал чип-чиста булып алтын төскә кереп янып тора иде. Ә бит шул «алтын»га күпме фаҗига яшерелгән. Язмышыма рәхмәтлемен, исән-сау кайттым. Егет көйгә киткән идем, өйләнеп, балалар үстердек. Әлеге фаҗигадән гомерлеккә имгәнгәннәр, я булмаса шунда ятып калган иптәшләребез күпме безнең.

- Минем ирем Наил Яркәев һәлакәт булган урынның үзәгендә эшли. Машина белән измә ташыганда аның алдыннан гына бер шофер машинасы белән чокырга төшеп китә, - дип сүзгә кушыла Вәсилә ханым. - Бу хәл үзәгенә уелгандыр инде, кайтканнан соң да бик озак айный алмый йөрде.

- Нәкъ үзәктә булганга, без радиацияне дә бик тиз җыйдык. 2 ай дигәндә кайтарып җибәрделәр, - ди Наил белән бергә китеп, бергә хезмәт иткән Әхмәдулла ага Хәбибуллин.

Әйе, тән ярасы бер төзәлсә дә, җан ярасы төзәлми шул. Мондый һәлакәтләрдә катнашучыларның да йөрәк әрнүләре мәңгелек.

Чернобыльчеләр, «Маяк» комбинаты һәлакәтләрендә катнашучыларга район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова, ТР хәрби комиссариаты бүлеге вәкиле Рушан Йосыпов зур рәхмәт хисләрен белдерделәр һәм изге теләкләрен юлладылар.

- Әгәр дә сез күкрәгегез белән халыкны якламасагыз, кешелек тарихы чиксез югалтулар кичерер иде. Сезнең һәммәгезгә герой исеме бирерлек, - диде Альбина Раян кызы. Кыюлык үрнәкләре күрсәткән бер төркем чернобыльчеләргә бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мәдәният хезмәткәрләре, районыбыз үзешчәннәре кичәне концерт белән бизәде. Чернобыльчеләр шундый очрашу оештырган район җитәкчелеге, халыкны социаль яклау идарәсе, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев