Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар җиргә береккән

Илдар Хәйруллинны (сулда) чын-чынлап җир улы дип атарга була. Кайда гына куйсалар да, бар эшне җиренә җиткереп башкара ул. Озак еллар дәвамында «Марс» хуҗалыгында тракторчылар бригадасын җитәкләгән. Узган ел «Дон-1500» комбайнында 16630 центнер бөртеклеләрне суктырып, хуҗалыкта - икенче, ә «Дон»ны иярләүчеләр арасында беренче урынны алган. «Алма агачыннан ерак төшми», -...

Илдар Хәйруллинны (сулда) чын-чынлап җир улы дип атарга була. Кайда гына куйсалар да, бар эшне җиренә җиткереп башкара ул. Озак еллар дәвамында «Марс» хуҗалыгында тракторчылар бригадасын җитәкләгән. Узган ел «Дон-1500» комбайнында 16630 центнер бөртеклеләрне суктырып, хуҗалыкта - икенче, ә «Дон»ны иярләүчеләр арасында беренче урынны алган. «Алма агачыннан ерак төшми», - диләр. Бу җәйдә улы Илмир да әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән.

Кышын исә И.Хәйруллин терлекчелек буенча механик вазифаларын башкара. Авылның алыштыргысыз газ һәм электр белән эретеп ябыштыручысы Әгъдәс Хәмидуллин (уңда) белән бергә алар булган техниканы ремонтлап, тәртипкә кертәләр, фермада өзеклекләр тумасын өчен бар тырышлыкларын куялар.

Хәйруллиннар гаиләсен авылда яраталар, хөрмәт итәләр. Тормыш иптәше Гөлнара ханым белән алар биш бала тәрбиялиләр. Мал-туар асрап, яшелчә җиләк-җимеш үстереп, мул тормышта яшиләр.

Н. Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев