Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар баламның күзләрен ачтылар

Бәла көтмәгәндә килә бит ул. Нинди яшьтә булуына карамастан, баланың авырып китүе ана өчен зур кайгы. Юкка гына баланы «бәгырь җимеше» димиләрдер. Мин бит аны ялгыз канатка, ятим үстердем. Сабый чакта ук ташлап киткәч, улым атасын белми дә калды. Үзем 40 елдан артык колхозда сыер савучы булып эшләдем, дуңгыз карадым....

Бәла көтмәгәндә килә бит ул. Нинди яшьтә булуына карамастан, баланың авырып китүе ана өчен зур кайгы. Юкка гына баланы «бәгырь җимеше» димиләрдер. Мин бит аны ялгыз канатка, ятим үстердем. Сабый чакта ук ташлап киткәч, улым атасын белми дә калды.

Үзем 40 елдан артык колхозда сыер савучы булып эшләдем, дуңгыз карадым. Шул вакытлардагы ачлык, ялангачлык бәласедер, хәзер сәламәтлегем начар, кан басымым югары, аякларым бик авырталар. Ярый инде хөкүмәтебезгә рәхмәт, пенсиясен биреп тора. Шул акчага тыйнак кына тормыш итеп ятканда улым тома сукырайды.

Кая барып бәрелергә белми йөрдем, чөнки туганнарым юк, үзем бер ялгызым үстем.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән моннан 40 еллап элек күрше булып яшәгән Әминә белән Мөдәрис иң беренчеләрдән булып (алар гомер-гомергә ярдәм итеп тордылар) ярдәм кулын суздылар. Хәзерге күршеләрем Мәрзия белән Фирдәвес тә кайгыбызны үзләренеке кебек кабул иттеләр.

- Болай ятып булмый, табибка, белгечләргә күрсәтергә кирәк. Нәрсә әйтсәләр, шуны эшләргә булышырбыз, - дип Фирдәвес ныклап тотынды. Чираттагы ялында улымны районыбызның танылган күз табибы Ирек Газизуллинга алып барды. Табиб, заманча җиһазларда тикшерү өчен авыруны Әлмәткә алып барарга кирәклеген әйтә. Әлмәткә дә алып барды Фирдәвес. Шуннан соң Ирек Канәгать улы аңа операция ясады. Аның һөнәри осталыгы, шифалы куллары нәтиҗәсендә улым якты дөньяны күрә башлады. Дөрес, әле икенче күзенә дә операция ясыйсы бар. Үзе дә өлкән яшьтә булуына карамастан, Мөдәрис баламны операция чорларында үз улы кебек җитәкләп йөртте.

Шушы кадәр дә игелекле, олы җанлы, ярдәмчел кешеләр булуына сөенеп туя алмыйм. Әминә белән Мөдәрискә, Мәрзия белән Фирдәвескә, баламның күзләрен ачкан табиб - үз авылыбыз егете Иреккә нинди генә рәхмәтләремне әйтсәм дә аз булыр кебек. Үз игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын!

Фәрдәнә апагыз, Әгерҗе авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев