Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада ХII Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумында катнашучыларның эшләреннән торган күргәзмә ачылды

Кичә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында чын этник мәдәният бәйрәме булды. Биредә "Гореф-гадәтләр" ХII Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумы катнашучыларының эшләреннән торган күргәзмә ачылды. Аны Алабуга музей-тыюлыгы РФ һәм ТР Мәдәният министрлыгы һәм Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге белән берлектә оештырган. Кунакларны Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгы илчесе Ласло Дароци, Алабуга муниципаль...

Кичә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында чын этник мәдәният бәйрәме булды. Биредә "Гореф-гадәтләр" ХII Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумы катнашучыларының эшләреннән торган күргәзмә ачылды. Аны Алабуга музей-тыюлыгы РФ һәм ТР Мәдәният министрлыгы һәм Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге белән берлектә оештырган.

Кунакларны Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгы илчесе Ласло Дароци, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, Алабуга музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, "Россия рәссамнар берлеге" Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Илнур Сираҗиев һәм башкалар сәламләде.

Бәйрәмне оештыручылар һәм мәртәбәле кунаклар ХII Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды, ә алар, үз чиратларында, музей-тыюлык фондына үз эшләрен бүләк итте.

Сәнгать дөньясында күптән брендка әверелгән проект дәвам иткән 10 көндә 6 ил (Россия, Венгрия, Казакъстан, Төркмәнстан, Төркия, Украина - читтән торып) һәм Россиянең ун республикасыннан килгән 49 рассам музей-тыюлык фонды коллекциясен 87 уникаль эш белән тулыландырган.

"Гореф-гадәтләр" ХII Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумының күргәзмәсе 18 августка кадәр эшләячәк.

Источник: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев