Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Активлык таләп ителә

Узган атнада Азнакай районында кече һәм урта бизнесның үсеше турында эшмәкәрләр конференциясе узды. Конференция эшендә ТР сәүдә сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, «Опора России» Татарстан региональ бүлекчәсе башкарма директоры Артем Наумов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты рәисенең икътисад буенча урынбасары...

Узган атнада Азнакай районында кече һәм урта бизнесның үсеше турында эшмәкәрләр конференциясе узды.

Конференция эшендә ТР сәүдә сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, «Опора России» Татарстан региональ бүлекчәсе башкарма директоры Артем Наумов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты рәисенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова, эшмәкәрләр, фермерлар катнашты.

Районда кече һәм урта бизнесның үсеше турында доклад белән Наҗәт Нәгыймов чыгышы тыңланды.

Әлеге тармак Азнакай районының икътисади базасын үстерүдә зур әһәмияткә ия. 2011 елда районда 309 икътисади актив кече, 10 урта һәм 1мең 660 шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген башкарган. Әлеге предприятиеләрдә районның 4 мең 478 кешесе эшли. Кече эшмәкәрлек район бюджетына зур өлеш кертә. Йомгак чорында салымнардан җирле бюджетка кергән керем барлык керемнәрнең 19 процентын тәшкил итә.

Районның урта һәм кече бизнес субъектлары ТР инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме программаларында актив катнаша. 2011 елда социаль бизнес номинациясендә 2 эшмәкәр җиңү яулап, 300әр мең сум күләмендә ярдәм алганнар. «Лизинг-грант» программасы буенча 8 млн. 500 мең сумга 10 бизнес-проект җиңү яулаган. Бер проект -коммуналь бизнеста, 2се - сәнәгатьтә һәм 7се авыл бизнесы номинациясендә. Әлеге программа кече предприятиеләрдә 20 ләп өстәмә эш урыны булдырырга ярдәм итә.

Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча йомгак чорында 105 кеше эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәргән. Район башкарма комитеты тарафыннан физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга үз эшен башкару өчен дә мөмкинлекләр тудырыла.

Докладчы районда эшмәкәрлек өлкәсендә кайбер кимчелекләргә дә тукталып узды. Мәсәлән, Азнакай эшмәкәрлек департаменты эшчәнлеге бер кеше - аның җитәкчесе Зөфәр Ибраһимов составында гына бара. Эшмәкәрләргә ныклап берләшергә, үзләренең актив, инициатив төркемнәрен булдырырга, башкарма комитет һәм башка дәүләт структуралары белән даими бәйләнештә торырга кирәк, - диде Наҗәт Мәсгут улы.

Конференциядә районыбызның салым, пенсия бүлеге, саклык банкыннан вәкилләр консультатив чыгышлар ясап, эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр.

Эшмәкәрләр: Зөфәр Ибраһимов, Илсур Сабирҗанов, район фермерлык ассоциациясе рәисе Айрат Габдрахманов үзләрен борчыган проблемаларны күтәрделәр, тәкъдимнәрен әйттеләр. Алар арасында салымнар, иминият взносларының югары булуы, рәсмиләштерү эшләрендә волокита (һәр кәгазь өчен акча түләргә кирәклеген дә онытмаска кирәк) һәм башка канәгатьсезлекләр бар иде.

- Үз продукцияңне җитештерүгә өстенлек бирелә. Бу яхшы. Ләкин эшне ача башласаң, башка эре предприятиеләрдәге кебек ничәмә-ничә меңнәр торган әллә никадәр проектлар (экологик чиста продукт, янгын куркынычсызлыгы һ.б.) эшләргә кирәк. Салымнар да эре предприятиеләрдәге кебек югары күләмдә салына, - диде Зөфәр Зәкиевич.

Айрат Кәбирович исә авылда кадрларның аз булуы, аларны укыту, тирә-юньне ямьсезләп торган ярым җимерек фермаларның язмышын хәл итү: яхшыракларын теләгән кешегә биреп, яраксызларын сүтү, механикалаштырылган бригадалар оештыру мәсьәләләрен күтәрде.

Соңыннан, мәгариф идарәсе җитәкчесе Дамир Гыйләҗев районда балалар арасында спорт ярышларын үткәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән эшмәкәрләргә Рәхмәт хатларын тапшырды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев