Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә кояшлы микрорайон үсә

Яңа елны һәркем бәхет-куанычлары белән көтеп ала. Актүбә бистәсендә тузган торакларда яшәүче 16 гаиләгә бәйрәм алды көннәрендә өр-яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылды. Әлеге чара чын бәйрәм төсен алды. Фатир хуҗаларын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галеева, генподрядчы "Актүбә СМУ" ҖЧҖ директоры Рәйхан Газизуллин, округ депутаты Андрей Сучков котлады,...

Яңа елны һәркем бәхет-куанычлары белән көтеп ала. Актүбә бистәсендә тузган торакларда яшәүче 16 гаиләгә бәйрәм алды көннәрендә өр-яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылды.
Әлеге чара чын бәйрәм төсен алды. Фатир хуҗаларын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галеева, генподрядчы "Актүбә СМУ" ҖЧҖ директоры Рәйхан Газизуллин, округ депутаты Андрей Сучков котлады, матур, уңайлы фатирларда бәхетле гомер кичерүләрен теләделәр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: тузган йорт программасы буенча районга быел 16 фатир төзерлек кенә акча бирелгән. Шуңа да карамастан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин башлангычы, аның белән генподрядчы һәм төзү-монтаж идарәсенең килешүе нәтиҗәсендә 30 фатирлы торак йорт төзелгән. Якын арада калган гаиләләр дә фатирлы булачак. Бәхетле гаиләләр район җитәкчеләре, нефтьчеләр, төзүчеләргә ("Главнефтегазстройсервис" ҖЧҖнең Актүбә төзү-монтаж идарәсе) олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Актүбәлеләрне әлеге куанычлы вакыйга белән котларга бүләк-күчтәнәчләре белән Кыш бабай һәм Кар кызы да килгән. Яңа йортның иң өлкән һәм яшь гражданы, юбилярлар, фидакарь хезмәткәрләре дә бүләкләргә ия булды. Әнә шулай Актүбәдә тузган торак программасы буенча төзелгән йортларның быел икенчесе куллануга тапшырылды. Алтын сары төстә балкыган бу йортлар кечкенә генә кояшлы микрорайонны хәтерләтә. Яңа елда ул тагын да үсәр, зураер әле.
Нәсимә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә кояшлы микрорайон үсә