Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә бәйрәм гөрләде

Республика, Нефть һәм газ сәнәгате, шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе көннәрен актүбәлеләр узган шимбәдә яшеллеккә - урман ышыгына төренгән стадионда билгеләп үттеләр. Наил МАЛИКОВ Бәйрәм демонстрациясен, тантаналы марш авазлары астында, нефть һәм газ чыгару, балаларга белем бирү, медицина өлкәләрендә, транспортта, спортта үзләренең фидакарь хезмәтләре белән мактаулы исемнәргә һәм бүләкләргә лаек булган,...

Республика, Нефть һәм газ сәнәгате, шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе көннәрен актүбәлеләр узган шимбәдә яшеллеккә - урман ышыгына төренгән стадионда билгеләп үттеләр.
Наил МАЛИКОВ

Бәйрәм демонстрациясен, тантаналы марш авазлары астында, нефть һәм газ чыгару, балаларга белем бирү, медицина өлкәләрендә, транспортта, спортта үзләренең фидакарь хезмәтләре белән мактаулы исемнәргә һәм бүләкләргә лаек булган, шуның белән төбәгебез, республика, ил ихтирамын яулаган бистә һәм районның Мактаулы гражданнары, ветераннар колоннасы ачып җибәрде. Аларны "Азнакайнефть" идарәсе, "Татнефть-Транссервис" ҖЧҖ, яңарак кына үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үткән Актүбә төзү-монтаж участогы, "Водоканалсервис" ААҖнең Актүбә филиалы спорт командалары, озак еллар бергә яшәгән, балалар тәрбияләп үстергән, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнгән үрнәк гаиләләр алыштырды.
Быел Актүбәдә 100 бала дөньяга килгән, 59 пар кавышкан. Алып баручылар И.Мадъяров һәм Н.Хвалеева аларны һәм бүген үзләренең никахларын рәсмиләштерүче дүрт яшь гаиләне тәбрик итте.
Демонстрацияне бистәнең балалар бакчаларында тәрбияләнүче яшь гражданнары колоннасы йомгаклады.
Бәйрәмгә килүчеләрне Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов, Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галиева тәбрикләде. Бистәне үстерүгә аеруча хезмәт куючыларга "Азнакай районына 80 ел" медале, ТР Мәдәният министрлыгы, муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр тапшырылды.
Чараның башыннан азагына кадәр Актүбәнең яшь сәнгать әһелләре мәйданда үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте.
Бу вакытта бистә мәйданында районның "Союз-Агро" һәм Мөстәкыймов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре бәйрәм ярминкәсе оештырды: ит һәм фуражлык бөртек сатты.
Тантананың икенче өлеше төштән соң башланды һәм көн азагына кадәр дәвам итте. Анда спорт ярышлары, төрле уеннар уйналды, зур концерт күрсәтелде. Ул бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә бәйрәм гөрләде