Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Акча санаганны ярата

Район башлыгының торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарә итү компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Районда капиталь ремонт нәтиҗәләре белән "Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты" директоры Марат Авзалов таныштырды. Подряд оешмалары - "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәре предприятиесе, Азнакай ПМК, "ПолимерСтрой", "РемСтройМонтаж", "РСО", "Монолит", "Гарант", "УниверсалСтрой" ҖЧҖ...

Район башлыгының торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарә итү компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

Районда капиталь ремонт нәтиҗәләре белән "Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты" директоры Марат Авзалов таныштырды. Подряд оешмалары - "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәре предприятиесе, Азнакай ПМК, "ПолимерСтрой", "РемСтройМонтаж", "РСО", "Монолит", "Гарант", "УниверсалСтрой" ҖЧҖ һәм башкалар 17 йортта - 24 млн. 130 мең сумга җылылык белән тәэмин итү, 1 йортта - 760 мең сумга кайнар су белән тәэмин итү системасы, 17 йортта 4 млн. 211 мең сумга салкын су белән тәэмин итү, 18 йортта 6 млн. 237 мең сумга канализация системалары алыштырган; 12 йортта 1 млн. 41 мең сумга электромонтаж эшләре башкарган. 15 йортта 24 млн. 245 мең сумга түбә ремонтланган, 5 йортта түбә реконструкцияләнгән һәм 9 йортта 650 мең сумга фасад төзекләндерелгән. М.Авзалов "28 нче квартал" ТСЖ эшенә уңай бәя бирде. Кайбер компанияләрдә эшләрне башкару һәм тапшыру графигы бозылуын ассызыклады.

"Жилсервис" ТСЖ рәисе Әнәс Кариев йортларга гомуми җылылыкны исәпкә алу җиһазлары урнаштыру буенча хисап тотты. Ул ел ахырына кадәр барлык йортларда да куелып бетәчәк. Фатирларда су, җылылык, ут һәм газны исәпкә алучы җиһазлар урнаштыру гаилә бюджетын экономияләргә мөмкинлек бирә, чөнки һәркем үзе өчен түли. Рәфис Галиев йортларда урнаштырылган счетчиклар саны буенча районыбызның республикада арттагылар сафында булуын билгеләп үтте. Ул бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә чакырды.

"Наш дом" ТСЖ рәисе Рушания Вәлиева йорт эчендәге инженер коммуникацияләр торышы мәсьәләсен күтәрде. Күп кенә йортларда аларга хезмәт күрсәтелми, шуңа күрә кабельләр теләсә ничек ята, үткәргечләр пәрәвез челтәрен хәтерләтә, хәтта кайбер йортларда кешеләр тормышы өчен куркыныч тудыра. Узган ел "ТВТ" компаниясе, район электр элемтә үзәге, "ТатАИСнефть" капиталь ремонт барышында түбәдән һәм фасадтан кабельләрне алган, ә быел әлеге компанияләр белән ТСЖ һәм идарә итү компанияләре уртак тел тапмаган. Район башлыгы тиешле таләпләргә җавап бирмәгән йортларны исәпкә алырга һәм инженер коммуникацияләрне техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча сузарга боерды.

"УК-Актүбә" ҖЧҖ директоры Александр Киселев барлык ТСЖлар өчен "авырткан" мәсьәләгә тукталды. Район буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәт 16 млн. сумнан артып киткән. Әҗәтле 407 фатир буенча йөргәннәр. 71 фатирда әҗәтле кешеләрнең бөтенләй яшәмәве ачыкланган. Судка 12 дәгъва бирелгән, 4 кеше әҗәтен түләгән. 2009 елдан 2010 елга кадәр 445 мең сум әҗәттән бары 53 мең сум кайтарылган. Суд приставларының төп проблемасы - әҗәтле кешеләрнең алыр әйберсе юк, кемдер бөтенләй эшләми. Актүбә бистәсендә иске йортлардан күчерү буенча да каршылыклар туган. Бу йортларда шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтлеләр шактый.

"Универсал" ТСЖ управляющие Элеонора Алчина контейнер мәйданчыкларының санитар торышына басым ясады. Ул киләсе елда капкачлары үзкөйләнүче яңа контейнерлар файдалануга тапшырылачагы хакында әйтте. Шундый 1 контейнерның бәясе - 7 мең сум. Шуңа күрә 2012 елда ишек алдын тотуга тарифлар 14 процентка (28 тиенгә) артачак. Йортлардагы уртак милек белән идарә итүгә күбрәк кешене тарту өчен ТСЖ һәм идарә итү компанияләре каршында иҗтимагый комитетлар төзү мәсьәләсенә тукталып, Э.Алчина мондый активистларның булуын, әмма нигездә аларның йортларда, подъездларда билгеләнгән җаваплы кешеләр икәнлеген һәм аларны кызыксындыру чараларын табарга кирәклеген билгеләп үтте. Марат Авзалов ТСЖларны иҗтимагый совет утырышларын даими үткәрергә һәм халыкка башкарылган эшләр турында җиткерергә чакырды.

Оксана Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев