Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Абитуриентларны югары уку йортларына кабул итү 27 июльдә башлана

26 июльдә югары уку йортлары Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән генә укырга керүче абитуриентлардан документлар кабул итүне туктата. (Казан, 24 июль, «Татар-информ»). 26 июльдә югары уку йортлары Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән генә укырга керүче абитуриентлардан документлар кабул итүне туктатачак, дип хәбәр итә Россия мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча...

26 июльдә югары уку йортлары Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән генә укырга керүче абитуриентлардан документлар кабул итүне туктата.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). 26 июльдә югары уку йортлары Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән генә укырга керүче абитуриентлардан документлар кабул итүне туктатачак, дип хәбәр итә Россия мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт.

27 июльдән дә соңга калмыйча югары уку йортлары рәсми сайтларына һәм мәгълүмат такталарына бәйге балларын, һәр кереш сынавы һәм шәхси уңышлар өчен баллар санын күрсәтеп, укырга керергә теләүчеләр исемлеген урнаштырырга тиеш. Кереш имтиханнарсыз керүчеләр өчен кабул итү нигезе һәм шәхси уңышлар өчен баллар саны күрсәтелә. Шулай ук исемлектә абитуриентның кабул итү хокукы өстенлегенә ия булуы да билгеләнә. Моннан соң өстенлекле кабу итү башлана. Бу этапта абитуриентлар кереш имтихансыз һәм квота урыннарына кабул ителә.

28 июльдә, ике яки күбрәк югары уку йортына гариза тапшырган, махсус хокукларга ия, максатчан кабул итү квоталарына караган абитуриентлардан кабул итүгә ризалык гаризалары алу төгәлләнә. 29 июльдә кабул итү турында боерык чыгарыла, ул югары уку йортлары рәсми сайтларына һәм мәгълүмат такталарына урнаштырылырга тиеш. Аннан соң гомуми бәйге буенча укырга керүче абитуриентларны кабул итүнең беренче этабы башлана.

Источник: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев