Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

27 март – Росгвардия оештырылган көн

Бүген Росгвардия – СОБР, ОМОН, лицензия-рөхсәт эшләре, ведомстводан тыш сакчылык бүлекчәләрен үз эченә ала.

Районда Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәте белән полиция майоры Марат Хөснетдинов җитәкчелек итә.

– Бүген райондагы 384 объект һәм 248 йорт-фатир безнең җаваплылыкта. Тәүлек дәвамында ике мобиль төркем эшли. Заманча технологияләрне куллану, маршрутларны дөрес сайлау нәтиҗәсендә, берәр хәл була калса, егетләр санаулы минутлар эчендә урынга барып та җитәләр. Калган вакытта алар урамнарда патрульдә йөриләр, җәмәгать тәртибен саклыйлар. Узган ел тоткарлау төркемнәре сак пультына килгән хәбәрләр буенча  743 тапкыр урынга чыкты, аларның 50дән артыгы – эчке эшләр бүлекләренең дежур частьлары гаризалары буенча. Иң мөһиме, бүлекчәнең халык арасында абруе югары, хезмәтебезне таныйлар, югары бәялиләр, – ди бүлек начальнигы Марат Хөснетдинов.

Ведомстводан тыш саклау бүлекчәсе менә инде 70 елга якын Азнакайда яшәүчеләрнең мөлкәтләре сагында тора. Росгвардия структурасына кергәннән соң, коллективка яңа бурычлар йөкләнде. Бүген алар килешүләр буенча физик һәм юридик затларның милекләрен саклый, тормыш тәэмин итүче объектларның һәм гражданнар күпләп җыела торган урыннарның терроризмнан сакланышын да тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев