Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

12 нче ТОС малай-кызлары башка шәһәрләр белән радиоэлемтәгә чыкты

Шәһәребезнең 12 нче ТОС җирлегендә яшәүче малайлар-кызлар бу очрашуны күптән көтте. Менә ниһаять, язгы каникул чорында ул көн дә җитте.

 “Радиоэлемтә” берләшмәсе радиобазасында аларны җитәкче Ринат Вәлиев каршы алды. Космонавтика көне алдыннан үткән бу очрашу “Космос белән сөйләшү” акциясе кысаларында узды. 
Азнакайда яшәүче һәм әби-бабайларына Яр Чаллы, Казан һәм башка шәһәрләрдән кайткан 12 бала илебезнең төрле төбәкләрендәге радиосөючеләр белән элемтәгә чыгып, җанлы әңгәмә кордылар. 
 Беренче тәҗрибә уңышлы үтеп, малайлар-кызлар бу активлыклары өчен Мактау грамоталарына ия булдылар. Аларны тантаналы төстә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, очучы Илдар Фазуллин һәм ТОС җитәкчесе Гөлфия Абдуллина тапшырдылар. Алар очрашу истәлеге – призларга да ия булды. 
 Аннары барысы бергә очу мәйданында очкыч янына сәяхәт ясадылар. Әти-әниләре, әби-бабалары әзерләгән күчтәнәчләр белән барысы бергә чәй табыны артында күңелле итеп сыйланды. Бу очрашуда әнә шулай балалар үзләренә бик күп яңалык ачты, яңа дуслар таптылар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев