Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Стәрле авылында яшәүче кадерле, сөекле әтиебез, бабабыз Хикмәтов Мәхәсим Миргасим улының 1 нче май көнне олы юбилее. Кадерлебезгә 80 яшь тула.

01 мая 2019, 11:20

977

0

0

Югары Стәрле авылында яшәүче кадерле, сөекле әтиебез, бабабыз Хикмәтов Мәхәсим Миргасим улының 1 нче май  көнне олы юбилее. Кадерлебезгә 80 яшь тула.

Югары Стәрле авылында яшәүче кадерле, сөекле әтиебез, бабабыз Хикмәтов Мәхәсим Миргасим улының 1 нче май  көнне олы юбилее. Кадерлебезгә 80 яшь тула. Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине матур юбилеең белән ихлас күнелдән кайнар котлыйбыз. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Киләчәктә әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, озын-озак яшә!

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә

Дәртле булсын йөрәк тибешең.

Матурлардан матуррак булсын

Гомереңнең калган өлеше!

Иң изге теләкләр белән: балаларың, онык-оныкчыкларың

 

Фото с сайта https://pixabay.com/ru/

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев