Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Стәрле авылында туып-үскән, Азнакайда гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Гәрәйшина Дайма Габделвәли кызының 18 гыйнварда күркәм юбилее – 90 яшь тулган көне

18 января 2019, 11:30

1277

0

1

Югары Стәрле авылында туып-үскән, Азнакайда гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Гәрәйшина Дайма Габделвәли кызының 18 гыйнварда күркәм юбилее – 90 яшь тулган көне

Әни, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Киң күңелең, сабырлыгың, ачык йөзең белән барыбыз өчен дә олы үрнәк, терәк син.

Әни бик яшьли тормыш арбасына җигелеп төрле тармакларда хезмәт куя. Ач-ялангач, кышкы суыкларда урман кисүләр, үгез җигеп урман ташулар. Тормыш авырлыкларын әни үзенең юка иңнәрендә сабыр гына күтәрә белгән.

Әни, сиңа бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге һәм саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Ходай Тәгалә үзе юлдаш булсын сиңа.

 

Чәчләреңә чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер генә.

 

Сине яратып һәм хөрмәт итеп: балаларың, оныкларың, оныкчыкларың

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев