Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тымытык авылында яшәүче өебезнең нуры, безнең кадерле әниебез, әбиебез, дәү әниебез Султангирова Закирә Султангир кызына 2 декабрьдә 95 яшь тула

01 декабря 2018, 10:51

1304

0

0

Тымытык авылында яшәүче өебезнең нуры, безнең кадерле әниебез, әбиебез, дәү әниебез Султангирова Закирә Султангир кызына 2 декабрьдә 95 яшь тула

Олуг юбилеең котлы булсын!
 

Тымытык авылында яшәүче өебезнең нуры, безнең кадерле әниебез, әбиебез, дәү әниебез Султангирова Закирә Султангир кызына 2 декабрьдә 95 яшь тула. Гомер агышын бер нәрсә дә туктата алмый. Ләкин кеше гомерен матур, әһәмиятле эшләре бәяли һәм гомерлеккә калдыра. Безнең әниебез, әбиебез тыл ветераны да. Ул хәзер дә тик утырмый. Оныкларына, оныкчыкларына дип оекбашлар, башмаклар бәйли, өендә матур итеп гөлләр үстерә. Әниебезгә, әбиебезгә корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син дөньяда иң затлы кешеләрнең берсе, сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.


Чәчләреңә чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

 

Сине яратып һәм хөрмәт итеп: балаларың, оныкларың, оныкчыкларың Казан-Баулы-Азнакай-Тымытык

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев