Мәсгут авылында яшәүче газиз әниебез, сөекле әбиебез Раянова Дамира Петровнаны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
![Мәсгут авылында яшәүче газиз әниебез, сөекле әбиебез Раянова Дамира Петровнаны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз](https://aznakaevo-rt.ru/images/uploads/grats/2019/2/25/12ddee42eae7d1b1d1a684354ef294a4.jpg)
Без, аның балалары, 8 оныгы, 9 оныкчыгы аны матур тормыш бәйрәме белән ихлас йөрәктән кайнар тәбриклибез. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми матур гомер итүеңне телибез.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу,
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә!
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың
Фото pixabay.com
Нет комментариев