Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күркәм юбилеең котлы булсын!

14 июля 2019, 10:41

2558

0

2

Күркәм юбилеең котлы булсын!

Кадерле, сөекле әниебез, Урманай авылында гомер итүче Закирова Галия Габделхәй кызы шушы коннәрдэ 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул - безнең өчен иң кадерле, олы зат. Ул - әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Ул - һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклык, таяныч булучы үрнәк. Ул - бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.

 

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була.

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә!

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә

 

Балаларың

Фото https://pixabay.com

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев