Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Мөхәммәтшин Альянус Мияссәр улының 24 майда 60 яшьлек юбилее

24 мая 2019, 11:30

1524

0

0

Хөрмәтле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Мөхәммәтшин Альянус Мияссәр улының 24 майда 60 яшьлек юбилее

Хөрмәтле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Мөхәммәтшин Альянус Мияссәр улының 24 майда 60 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлап иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа озын гомер, тән сихәте, әни белән пар канат булып, мул тормышта яшәргә, алдагы гомер юлларыңны безнең белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа. Без сине барыбыз да яратабыз.

 

Бүген синең юбилеең, әти!

Алтмыш яшең – Ходай бүләге.

Син салучы шушы йорт нигезен,

Әни өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең аша

Бу тормышта яшәү серләрен.

Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит

Безне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,

Киңәшләрең булды үтемле.

Шуңадыр ул, яшибез без, әти,

Кызартмыйча синең йөзеңне.

Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен,

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын,

Картлыгыңның якты язында.

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гүзәл, киявең Руслан, кызың Гөлназ, оныкларың Динә һәм Әминә

Фото https://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев