Әгерҗе авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Вәлиев Мөнир Сәлах улының 1 май көнне олы бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.
Әгерҗе авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Вәлиев Мөнир Сәлах улының 1 май көнне олы бәйрәме – 80 яшьлек юбилее. Юбилеең белән котлап теләкләрнең иң изгесен, иң матурын, иң җылысын телисебез килә үзеңә. Кояштай озын гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр юлдаш булсын тормыш юлыңда.
Кечкенәдән тормышның ачысын-төчесен күреп үскән әтиебез үзенең бар гомерен, озын хезмәт юлын халыкка, җиргә, икмәк муллыгына багышлады. Армый-талмый, көн-төн дими кешеләр иминлеге, табыннар муллыгы өчен тырышып, янып-көеп йөргән тәҗрибәле игенче дә, таләпчән һәм гадел җитәкче дә булды ул. Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә зур уңышларга иреште, авыл халкының олы хөрмәтенә лаек булды. Әтиебез – Татарстан Республикасының Атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре. Бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, ул язгы чәчү буенча оештырылган штаб әгъзасы булып тора. Авыл җирлеген үстерүдә, һәр җаваплы эштә үз өлешен кертеп, тәҗрибәсен уртаклашып, районның иген уңышы өчен җан атып яши.
Гаиләдә дә тик тормас, тырыш, һәр эштән тәм табып, җиренә җиткереп эшләүче, тынгысыз кеше әтиебез. Эштә вакытта бик таләпчән булса да оныклары, оныкчыклары арасында ул йомшак күңелле, шаян һәм сабыр кешегә әйләнә дә куя. Бүгенге көндә биш оныгы, өч оныкчыгы белән сөенеп яши әтиебез. Тормыштан ямь табып, авырлыкларга, тормыш сынауларына бирешмичә, олы җанлы, мәрхәмәтле, киң күңелле булып калучы – ышанычлы тормыш иптәше, кадерле әти, оныклары һәм оныкчыклары өчен сөекле газиз бабай ул.
Әтиебез – син безнең киңәшчебез дә, ярдәмчебез дә, олы терәгебез дә. Кайгыртучанлыгың, тормышта ныклы терәк булганың өчен чиксез рәхмәтлебез сиңа. Алдагы көннәреңдә тормышыбызга ямь өстәп, Зимфира апа белән бер-берегезнең җан җылысын тоеп, сау-сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрми, бәхетле озын гомер итәргә, балаларыңнан, оныкларыңнан һәм оныкчыкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.
Тормыш юлың – матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
«Рәхмәт!»- дибез бүген чын йөрәктән,
Синең гомер – безнең горурлык.
Тормыш иптәше, балалары, оныклары, оныкчыклары.
Нет комментариев