Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чубар Абдул авылында гомер итүче Фазлыева Мәрзия Хөсәен кызына 4 февральдә 80 яшь тулды

08 февраля 2019, 11:19

879

0

0

Чубар Абдул авылында гомер итүче Фазлыева Мәрзия Хөсәен кызына 4 февральдә 80 яшь тулды

Бәхетле кешегә генә олы юбилейлар насыйп була. Әниебез әтием Фазлыев Өлфәт Шириаздан улы белән 55 ел бергә тигез, матур, үрнәк тормыш юлы үтеп, 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт киңәшче, терәк булып, “балаларым” дип өзелеп яшәүче кадерле әниебезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешмичә яшәвен телибез.

Әниебезгә балаларының игелеген күреп, йортыбызның җылысын саклап, безгә бик кирәк булып, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне матур итеп яшәргә язсын.

 

Без бәхетле бүген, бик бәхетле,

Әниебез бар үрнәк алырлык.

Ялгыз яшәүләре җиңел түгел,

Бирсен Раббым көч һәм сабырлык.

Куанычлар гына алып килсен

80 яшең – олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар бәйләмен.

 

Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Венера

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев