Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Азнакай шәһәрендә гомер итүче кадерле, яраткан әти-әниебез, кода-кодагыйларыбыз Мусин Рәшит Акмал улының 6 майда һәм Мусина Флюра Ярулла кызының 22 майда олы бәйрәмнәре – юбилейлары

06 мая 2019, 06:08

1038

0

1

Азнакай шәһәрендә гомер итүче кадерле, яраткан әти-әниебез, кода-кодагыйларыбыз Мусин Рәшит Акмал улының 6 майда һәм Мусина Флюра Ярулла кызының 22 майда олы бәйрәмнәре – юбилейлары

Без барлык балалары, туганнары, оныклары, кода-кодагыйлары шушы матур бәйрәмнәре – туган көннәре белән котлыйбыз!

Әти-әни, сез безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешеләребез. Сез безне үзегез кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның кадерен белергә өйрәтеп үстердегез. Кадерлеләребез, саулыгыгыз ныклы, көннәрегез кояшлы, гомерләрегез озын, бәхетләрегез нык булсын.

 

Язын чәчәк аткан алмагачлар

Август җиткәч бирә алмасын.

Сез яшисез җылы кулыгыздан

Төшермичә бәхет ярмасын.

Саулык белән яшәгез сез һәрчак,

Өзелмәсен тормыш җырыгыз.

Шатлык белән тулы булсын сезнең

Сикәлтәсез озын юлыгыз.

 

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз Резеда-Радик, кодагыз Әхәт, кодагыегыз Әлфия, оныкларыгыз Айнур, Альмир, Элена һәм барлык туганнарыгыз

Фото https://pixabay.com

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев