Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

2 февраль көнне Митрәй авылында яшәүче Шәмсетдинов Дилшат Мирзаһит улы һәм Шәмсетдинова Тәкъсинә Сәгыйрь кызының бергә тормыш корып яшәүләренә 50 ел була

02 февраля 2019, 08:09

988

0

0

2 февраль көнне Митрәй авылында яшәүче Шәмсетдинов Дилшат Мирзаһит улы һәм Шәмсетдинова Тәкъсинә Сәгыйрь кызының бергә тормыш корып яшәүләренә 50 ел була

Котлыйбыз! 

  Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган әти-әни, әби һәм бабабыз!

Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, тигезлек һәм корычтай саулык-сәламәтлек, авырмый яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез.

Киләчәктә дә балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт әти-әни, әби һәм бабабыз.

 

Илле ел кулга-кул тотынып

Пар былбылдай гомер итәсез.

Бер-берегезгә аумас терәк булып

Гомер йомгакларын сүтәсез.

Бүген сезгә карап сокланабыз,

Сезгә ихтирамыбыз арта.

Сез лаеклы парларның иң гүзәле,

Шуңа күңел сезне ярата.

Безнең өчен пар йолдызлар булып

Күңел күгебездә яныгыз.

Кайгы-сагышларны һич күрмәсен

Мәрхәмәтле олы җаныгыз.

 

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз-оныкларыгыз – Илдар-Рәмзия, Илнур-Эльвира, РафаэльАида, Динар-Данил, Ильвина

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев