Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

11 февральдә якташым, группадашым, иң якын дустым Гөләндәм Фәрит кызының алтын юбилее

11 февраля 2019, 10:06

1003

0

2

11 февральдә якташым, группадашым, иң якын дустым Гөләндәм Фәрит кызының алтын юбилее

Февраль ае кар-бураннарга төреп Урманай авылында яшәүче Сираҗиевлар гаиләсенә бәйрәм алып килде. 11 февральдә якташым, группадашым, иң якын дустым Гөләндәм Фәрит кызының алтын юбилее. Җитез хәрәкәтле, үсмер кызларга хас чая, сүзгә кесәгә керми торган, тапкыр, сөйкемле, уңган булган дустым Гөләндәмгә бүген һич кенә дә 50 не бирмисең!

Җырларда җырлана торган Актаныш якларында туып үскән, яшь, чибәр, талантлы кыз Минзәлә педучилищесын тәмамлап, Чатыр таулы Азнакай якларына эшкә билгеләнә. Районның иң матур авылы – Урманайда беренче хезмәт адымнарын атлый. 29 ел буе ул Урманай авылының терекөмеш кебек хәрәкәтчән, шаян, шук, кызыксынучан балаларын укырга-язарга, хәреф танырга өйрәтте. Шушы еллар дәверендә Гөләндәм Фәрит кызының уңышлары санап бетергесез. Бүгенге көндә иҗади, тынгысыз, эзләнүчән дустым Митрәй авылында китапханәче булып эшли. Берничә генә ай эшләсә дә, ул инде халыкның яраткан китапханәчесенә әйләнде.

Гөләндәмнең гаиләсендә дә һәрвакыт тәртип. Эшкә килгән авылында Гөләндәм туташ шаушулы мәктәп тормышында кайнап, яшьлек хыяллары белән очып канатланып йөргәндә үзенең шаһзадәсен – гомерлек мәхәббәтен Өлфәтен очрата. Август аенда алар гөрләтеп туй ясыйлар.

Бәхетлеләр сәгатьне белми диюләре дөрестер, ахры. Өлфәт белән Гөләндәм өчен дә вакыт сизелми үтә. Күз ачып йомганчы гаилә назына уралып, бөркет кебек бер егет һәм аккоштай бер кыз буй җиткерә. Нәкъ әнисе кебек уңган, булган, бал кашыгына салып йотарлык чибәр кызлары Гөлнар Митрәйнең асыл егете Рәмис белән әти- әниләре үрнәгендә матур гаилә корды. Бүген Өлфәт белән Гөләндәм балдай татлы оныклары Самираны сөеп туя алмыйлар. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Әлмәт каласында белемен арттырып кайткан Рөстәм дә әти-әнисен гел сөендереп кенә тора. Уңган хуҗабикәнең өендәге, ихатасындагы, бакчасындагы тәртипкә,чисталыкка исең китмәле! Бар эшкә дә җитешә алар!

Кадерле дустым Гөләндәм! Сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйм!

 

50 яшь – ул картлык түгел,

Гомернең иң матур чагы!

“Эх” тә итми җырлап кына

Бер иллене яшә тагы!

Уңыш кына юлдаш булсын

Барасы юлларыңда.

Сәламәт бул, бәхетле бул

Туасы елларыңда!

 

Иң изге теләкләр белән: дустың Ләйлә Заһитова, Әлкәй

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев