Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
В Азнакаево стартовал конкурс стихотворений «Укытучым – гомерлек юнәлешем» – «Учитель – мой наставник»

Участник №8, Камиля Калимуллина

16 мая 2023, 11:45

 

 

    Минем хыялым.

Укытучыкиң күңелле,

Үзе йомшак, сөйкемле,

Ярдәмчел ул, ягымлы

Нәкъ әнием шикелле.

Әни әйтә: “Укытучы-

Үрнәк булырга тиеш.

Бу һөнәрне сайласаң,

Бик күп укырга тырыш!”

Укытучы һөнәре

Тора мине гел тартып,

Курчакларны утыртып,

Дәрес бирәм яратып.

Укытучым күлмәгенә

Кызыгып карый идем,

Туфли, төймә,сәгатен

Һәр көнне барлый идем.

Көзге каршына киләм,

Матур күлмәкне киям,

Кулымда – акбур, китап,

“Мин – укытучы”,- диям.

Сүз бирәм сиңа, әнием,

Мин тырышып укырмын!

Балаларның иң яраткан

Укытучысы булырмын!

Нет комментариев