Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
В Азнакаево стартовал конкурс стихотворений «Укытучым – гомерлек юнәлешем» – «Учитель – мой наставник»

Участник №2, Луиза Абдуллина

15 мая 2023, 13:21

  Укытучылар.

Рәхмәт сезгә, укытучылар

Барысы өчен дә.

Беренче сыйныфта җитәклэп

Мәктәпкә керкән өчен дә.

Күп-күп белем бирәсез сез

Үзегезне җәлләмичә.

Язырга да, чутларга да,

Тапкырларга, бүлергә өйрәтәсез.

Белем генә түгел,

Тәрбия дә бирәсез дәресләрдә.

Сезнең киңәшләрне тыңлап

Яшиләр кешеләр тормышта.

Сенең олы хезмәтегезне

Аңласын иде hәрбер кеше.

Кадерләми бит күп балалар

Укытучыларның олы хезмәтен.

Укытучылар, рәхмәт сезгә

Бар яхшылыклар өчен.

Булырсыз сез мәңгегә

Укучыларыгызга маяк юлда.

Мәңге әйтерләр алар

Сезгә мең-мең рәхмәтләр.

Өйрәтәләр безне укытучылар

Бөтен кирәк нәрсәгә.

Әйтәсем килә рәхмәт

Шуның өчен аларга.

                                

 

Укытучым- гомерлек остазым

Беренче сентябрь көнне

Мин үсеп җиттем.

Нәни кулымнан җитәкләп,

 “Бу –мәктәп,-дидең.

Укытучым, әнием күк,

Кадерле булдың.

Белем иленә хәйләләп,

СИН алып кердең.

Бик күп белем бирдегез

Үзеңне кызганмыйча,

Язарга да, чутларга,

Өйрәттең тормышка да

Белем генә түгел әле,

Тәрбия дә бирдегез.

Авырлыклар килгәндә,

Туры юл күрсәттегез.

Сезнең олы хезмәтне

Аңласын иде hәркем.

Ашыксын җыярга гыйлем

Юл яра тик белем,белем.

Укытучым,рәхмәт СЕЗГӘ.

Бар яхшылыгың өчен.

Торырсыз сез мәңге-мәңге

Маяк  булып юлда минем.

Сезнең хөрмәт бәяләнсен,

Даның артсын, мәртәбәң.

РӘХМӘТ әйтеп,чын күңелдән,

Нәни башымны иям.

Рәхмәт сиңа,укытучым.

Нет комментариев