Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
В Азнакаево стартовал конкурс стихотворений «Укытучым – гомерлек юнәлешем» – «Учитель – мой наставник»

Участник №10, Эльвина Фатхетдинова

16 мая 2023, 12:13

Зур тормыш юлына аяк бастым
Алда юллар илтәр кайларга?
Якыннарның  киңәшләрен тыңлап,
Табиблыкны әллә сайларга?

Табиб булу җиңел һөнәр түгел
Куркыта бу дөнья афәте.
И, Ходаем, кабатланмасын иде
Дәү Әбиемнен сагыш-хәсрәте.

Күңелемдә тәүге укытучым
Барыйм микән аның эзеннән,
Укытучы да табиб кебек...
Барысы да тора минем үземнән.

Мөгаллимлек авыр эш булганын
Көн дә күрәмен мин әнидән.
Кәгазь кисү, дәфтәрләр тикшерү,
Көн дә уза күз алдымнан.

Алда өч ел укыйсым бар әле.
Дөнья тыныч булсын, иншалла!
Укытучы , табиб  - изге һөнәр.
Тормыш күрсәтер әле алда!!

Нет комментариев