Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
В Азнакаево стартовал конкурс стихотворений «Укытучым – гомерлек юнәлешем» – «Учитель – мой наставник»

Участник №1, Зилия Шафикова

15 мая 2023, 13:13


 Мәктәбем - балачак илем

Барам сиңа шатланып 

Укытучым бирә белем 

Укыйм мин канатланып.

 

Рус, инглиз, анам телләрен

Өйрәнәм мин мавыгып

Төгәл фәннәр дәресен дә

Көтеп алам сагынып.

 

Ил тарихы - данлы тарих

Үзенә дәшә күбрәк 

Бабайларым тормышы да

Кызыксындыра бигрәк.

 

Бар фәннәр дә- сер сандыгы

Телим барасын ачарга

Белемне арттырырга

Киң галәмгә очарга.

 

Һәр сандыкның үз хуҗасы-

Хөрмәтле укытучы!

Сандык ишеген ачучы,

Иңгә канат куючы.

 

Фидакәрь, сабыр, ягымлы-

Киң, тирән анда белем.

Үз телемдә белем алам

Рәхмәтем сиңа, илем.

 

Укытучымның үрнәк

Якларын җыям әле.

Назлы караш, җылы сүзең

Хәтергә уям әле.

 

Хыялым зур. Укытучы

Буласым килә минем 

Үрнәгем бар! Нәниләргә 

Бирәсем килә белем.

Нет комментариев