Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат

«Азнакай бораулаучыларына һәм нефть чыгаручыларына» һәйкәле

«Азнакай бораулаучыларына һәм нефть чыгаручыларына» һәйкәле
  • Тасвирлама:

    2023 елның 25 августында «Азнакайнефть» нефть-газ чыгару идарәсе каршындагы Хезмәт мәйданында кара алтын табучылар хөрмәтенә тулысынча яңартылган һәйкәлләр ачылды.

  • Адресы:

    Азнакай ш., Нефтьчеләр ур.

«Азнакайның Девон буйсындыручы бораулаучыларына " һәйкәл моннан 50 ел элек куелган иде. Ярты гасыр эчендә ул җимерелде һәм юбилей елында нефтьчеләр тырышлыгы белән реставрацияләнде һәм азнакайлылар күз алдына яңа кыяфәттә килеп басты. Массив мәрмәр таш артында девонның тирәнлекләренә караган өч торба калкып тора. Аның янәшәсендә мемориаль тактага Азнакай районының күренекле бораулаучылары – Хезмәт Геройлары Мөгаллим Гыймазов, Михаил Грин һәм Гәрәй Баһманов исемнәре уеп язылган. 1951 елда нигез салынган бораулау эшләре идарәсе 65 ел эшләү дәверендә 20 млн метр тау токымы бораулаган, 12100 скважина тапшырган, 245 кеше СССРның югары бүләкләренә лаек булган. Бораулаучыларның авыл хуҗалыгына, шәһәребез үсешенә керткән өлеше дә зур. Каршысына нефтьчеләргә стела куелган. Ак мәрмәр плитәдә өскә караган кара гранит полоса җир эченнән атылып чыккан «кара алтын»ны символлаштыра. Шунда ук «Азнакайнефть» нефть-газ чыгару идарәсе коллективы тарафыннан 1956 елдан алып 2019 елга кадәр 500 млн тонна нефть чыгару турындагы язма мәңгеләштерелгән. Шулай ук һәйкәлдә 1970 елның 7 апреле мәңгеләштерелгән. Нәкъ менә шул вакытта В.и. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан КПСС Үзәк комитеты тарафыннан идарә Ленин юбилей Мактау грамотасы, «СССР төзелүгә 50 ел» һәм «ун еллык өчен югары нәтиҗәлелек һәм сыйфатлы хезмәт өчен»мактау билгеләре белән бүләкләнә. Һәйкәлләр янындагы территорияләр дә төзекләндерелгән.