Авыллар
Авылы тарихы
Татшуган авылына беренче булып утыручы Тәмәй 1550 елларда хәзерге Чубар Абдул авылыннан башка чыккан кеше булган . Бу кеше күчеп утырганан соң анын бары тик бер генэ ир баласы туа. Аны Ямәй дип исемлиләр. Анын да бер генә улы туып аны Кәчер дип исемлилэр, ә Кәчернең улы Йосыф, Йосыфның улы Моэмин була. Менә шушы биш бабадан соң гына авылда халык саны арта башлый.
Бу урында кешеләр килеп утырганда янәшә тирәләр урман булган. Ул заман кешеләре бик авырлык белән көн күргәннәр. Алар башта аучылык, соңрак терлекчелек белән шөгелләнгәннәр. Игенчелек белән шөгелләнү өчен җирләр эшкәртелмәгән булган.
1929 елны колхозлар оештыру буенча УК тарафыннан завод фабрикаларда, шахталарда актив эшлэуче 25 меңенче коммунистны комсомол оешмалары оештыру өчен авылларга жибәрәләр. Шуларнын берсе Байбеков-Татшуган авылына килә.Шул елда беренче мәртәбә уку йорты ачыла. Уку өе Садыйков Дәүләтләр өендэ урнаша. Уку йорты мөдире итеп Нуретдинова Зәйтунә куела.
Шул вакытта авылда комсомол оешмасын оештыручыларның берсе-Байбеков була. Байбеков бу вакыттагы райком секретаре Гатауллин белән авыл яшьләрен җыеп сөйләшәләр. Шуннан соң Сахбиев Гайнетдин, Исмагилова Фатиха, Зигангиров Исмагыйль һәм Шайхрамов Мансурлар комсомолга керәләр. Менә шушы кешеләрдән комсомол оешмасы төзелә. Уку йортының үз бинасы булмау сәбәпле Галимов Фәттәх йортына күчә. Кыш көнендә яшьләр күпләп комсомолга керәләр. Алар арасында комсомол секретаре итеп Хамидуллин Габдулла сайлана. 1932 елда комсомолга 19 егет һәм кыз керә. Идиятуллин Насибулла комсомол секретаре итеп сайлана. Ул вакыттагы актив комсомоллар: Идиятуллин Насибулла, Сибгатуллина Фархинур, Якупов Сабир, Гарифуллин Ибраһим, Садриева Хафиза, Исламов Кашап, Якуповлар булалар.
1934 елда партия ячейкасы төзелә. Аның секретаре итеп укытучы Муртазина сайлана. Партия членнары: Шафигуллин Хидият, Наушиев Сабит, Назмиев Галәү, Сафин Фәттәх була.
1929 елда колхоз оештыру турында карар чыга. Карар авыл халкына аңлатыла хэм халык колхозга керә башлый. Берничә кулактан башка барлык крестьяннар да колхозга кереп бетәләр. Колхозга керү исемлек тәртибендә бара. Чәчүлек орлык, атлар, җир эшкәртү кораллары һәм башкалар җыела. Җирләрне берләштерәләр. Колхоз идарәсе Шарипов Ильяс йортына урнаша.
1929 елның 6 мартында Сталинның колхозларны оештыру турында яңа карары чыга. Шуннан соң авыл халкы барсы да колхоздан чыга. 1930 елда яңадан гариза биреп колхозга керә башлыйлар. Беренче колхозчылар: Якупов Сабир, Шафигуллин Хидият, Хасаншин Мингазетдин, Хасаншин Әгләм, Хасаншин Әхмәдиша, Файзуллин Хөснулла, Файзуллин Шайдулла, Сахбиев Гайнетдин, Исмагилова Фатиха, Габдрахманов Хайбрахман, Хамидуллин Габдулла, Назмиев Галәу. Барысы 12 кеше, 12 хужалык керэ. Колхозны оешытрырга Баку эшчесе, 25 меңенче Ибрагим Байбеков килә. Аны колхоз председателе итеп сайлыйлар. Колхозга “Эконом” дигән исем бирәләр. Беренче елны атлар аз була.Хөкүмәт колхозга 2 ат, 2 пар тимер тырма, 1 сабан, 1 сугу машинасы, 1 ашлык сугару машинасы, 1 ургыч бирә. Колхоз яз көне чәчүне машина белән дә кул белән дә чәчә. Көзен уңышны яңа туган балага да, ел буе колхозда эшләгән колхозчыга да 3 әр яки 5 әр пот бирәләр.Икенче елны да колхозга күп кеше керми, чөнки кулаклар кешеләрне колхозга кермәскә өндиләр, терлечә куркыталар. Икенче елны авыл халкы арасында хөрмэт казанган Ахтямов Ахмадиша колхозга кергэч, халык куплэп колхозга керә башлый, 1932 елда чәчугэ чыкканда колхозчылар саны 165 кә җитә.
1935 елда Мөслимдә 3 айлык тракторчылар курслары ачыла. Шунда уку өчен Шарипов Ильяс, Муртазин Шаягзам, Җәмилов Газиз, Латыйпов Газизләрне җибәрәләр. Алар язга тракторист правосы алып кайталар. Язгы чәчү һәм туңга сөрүдә катанашалар. 1937 елда Салихов Хаҗи тракторист правосы алып эшли башлый. 1937 елда авылга беренче машина кайта. Колхозда шофер булмый, шуңа күрә шофер итеп Тымытыктан Фазлиев Шәмси дигән кешене яллыйлар. 1939 елдан Маннанов Габделмән шофер булып эшли башлый. 1941 елда сугыш башлангач шул машинасы белән ул сугышка китә, ләкин әйләнеп кайта алмый.
1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышына Татшуган авылыннан барысы 228 кеше китә. 74 е кире әйләнеп кайта.154 кеше сугыш кырында ятып кала. Сугышка барлык ирләр китеп беткәч, таркторларга, комбайннарга хатын-кызлар: Фаттахова Шәмсекамал, Исмагилова Мәүлидә, Хабибуллина Зәйнәпләр утыралар. Зигангирова Гайшә, Шайхрамова Гатифәләр дә соңрак укып эшли башлыйлар. Исламова Гизденур, Әсәтова Хаҗәр, Әхмәтханова Мосалияләр комбайнер булып эшли. Хатын-кызлар колхозда атлар җитмәгәч, үгезләр җигәләр, үзләренең сыерларын җигәләр. Шулар белән җир сөреп, иген урып җыялар, икмәк ташыйлар, дәүләткә икмәк тапшыралар. Сугыш вакытында бригадир булып: Мостафина Шәмселбанат, Әдһамова Гөлҗиһан, Җәмилова Фатыйма, Закирова Сорур, Шайхрамова Хәдичә, Гадиев Шогаеп, Хасанова Мәүлидә, Исхакова Наҗияләр эшли. Сложный молотилкада ашлык суктыруда һәрвакыт барабанга ашлык биреп торуда Нигматуллина Таиба, Муртазина Бәдриямал, Хузина Бәдриямал, Хузина Нурлыхадалар бик яхшы эшлиләр.
Бүгенге көндә авылда 214 хуҗалык, 468 кеше исәпләнә. Авылда мәдәният йорты, саклык банкынын филиалы, почта бүлеге, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты , башлангыч мәктәп, мәчет эшләп килә. Авылыбыз жэмгыяткэ бик куп белемле табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, шагыйрь, жырчылар, баянчылар, житәкчеләр бирде.