Бүген 24.04.18

Мәндәй авылыннан Сирин Ихсановны 50 яшьлек юбилее белән котлыйлар

10.03.2018 09:26 | ҖӘМГЫЯТЬ Принтерга

Мәндәй авылында туып, шунда гомер итүче Ихсанов Сирин Гөлүс улына 12 мартта 50 яшь тула. 

Кадерлебез, сине юбилеең белән котлап, озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, рәхмәтләргә- рәхәтләргә төренеп яшә. Без сине яратабыз!
 
 
Күпме булса җирдә изге теләк
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туар көннең һәрбер таңында.
Яшә әле, яшә бирешмичә
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
 
Тормыш иптәшең Резеда, балаларың Илсур-Нәсимә һәм Марат, Илнур, Айнур
 
Фото pixabay.com 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту