Бүген 24.04.18

Азнакайда яшәүче Фәндәс һәм Миңкамал Вәлиуллиннарның бергә тормыш коруларына 50 ел

10.03.2018 09:01 | ҖӘМГЫЯТЬ Принтерга

Азнакайда яшәүче безнең кадерле кешеләребез – Миңкамал Солтангир кызы һәм Фәндәс Сәгыйрь улы Вәлиуллиннарның бергә тормыш коруларына 50 ел. 

Аларны бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булдыгыз, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгесе булдыгыз.
 
 
Аллаһы Тәгалә биргән гомерегез сәламәтлектә, кайгы-хәсрәтсез, бер-берегезгә кирәк, терәк булып үтсен, үстергән балаларыгызның, оныкларыгызның миһербан-шәфкатен тоеп, мул тормышта куанып яшәргә насыйп итсен.
 
Сыенышып үскән яшь каеннар кебек
Бергә үтте тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай
Моннан соң да бергә  булыгыз.
Күпме генә теләк теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Бик күп игелекләр эшләдегез
Кешеләргә гомер буена.
 
Сезне яратып изге теләкләр белән: кызларыгыз Эльвира-Рамил, Вильдан, Динар, Илдар-Айгөл, Илүзә, Гүзәл, Ильнур-Гөлнара, Сәит, Ислам, Әмилә-Вильдан, кода-кодагыйлар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту