Бүген 23.11.17

31.01.2017 21:52

Азнакайлылар оригами серләренә төшенделәр

“Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Чалпыдагы тернәкләндерү бүлекчәсендә “Модульле оригами” дигән темага әңгәмә узды. Хезмәт буенча инструктор Гөлгенә Низамова бүлекчәдә сәламәтлекләрен ныгытучыларны борынгы япон сәнгате белән таныштырды....

Басылган: ҖӘМГЫЯТЬ
31.01.2017 16:49

Һава торышы

Синоптиклар фаразлавына караганда, бүген, 1 февраль  көнне, Азнакайда түбәндәге һава торышы көтелә. Аязучан болытлы һава, бераз кар явачак. Һава температурасы көндез -15, төнлә -22 градус, җил – секундына төн яктан 4 м тизлектә, атмосфера басымы терекөмеш баганасының...

Басылган: ҖӘМГЫЯТЬ
31.01.2017 16:39

Якташларыбыз Салават Миннеханов һәм Гүзәлем өчен тавыш бирик!

Якташларыбыз Салават Миннех­анов һәм Гүзәлем 4 фе­враль көнне 10.00 сәг­атьтә ТНВда "Ай-яй-яй" ­клибы белән "Кайнар х­ит" парадында кат­нашалар. Җыр барган вакытта экраннарда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып, җырчылар өчен тавыш бирергә...

Басылган: ҖӘМГЫЯТЬ
31.01.2017 15:17

Азнакайда урланган “Тойота” машинасы хуҗасына кайтарылган

Шимбә көнне төнлә бер оешма ихатасыннан “Тойота Лэнд Крузер” машинасын куып алып китәләр. Оператив-тикшерү чаралары вакытында гаепләнүченең моңа кадәр дә хөкем ителгән азнакайлы булуы ачыклана. Автомобиль хуҗасына кайтарылган.

Басылган: ҖӘМГЫЯТЬ
31.01.2017 15:11

Азнакай укучылары бер көнгә смартфонны онытып торды

 “Волонтер” региональара ирекле хәрәкәт башлангычы белән шәһәребез мәктәпләренең 5-7 сыйныфлар укучылары катнашында   интеллектуаль-спорт квесты үтте. Ул “Интернетсыз бер көн” акциясе кысаларында районыбызның яшьләр идарәсе тарафыннан оештырылды....

Басылган: ҖӘМГЫЯТЬ
31.01.2017 14:28

Азнакай районы Сарлы мәктәбе тимурчылары актив

Сарлы мәктәбендә тимурчылык хәрәкәте киң җәелгән. Әле шушы көннәрдә укытучы Гөлнур Әхмәтова җитәкчелегендә 8 нче сыйныф укучылары Ленинград блокадасында катнашкан сугыш ветераны Вагыйз Әминовның өенә бардылар, аның хәлен белештеләр. Вагыйз ага шигырьләр яза. Әлеге...
Басылган: ҖӘМГЫЯТЬ
31.01.2017 14:24

Азнакай районы Сарлы мәктәбендә Экогия елын ачтылар

2017 ел – илебездә һәм республикабызда Экология елы. Сарлы урта мәктәбендә аны ачып, 11 нче сыйныф укучылары биология укытучысы Флорис Салихов җитәкчелегендә "Саклап калыйк туган жиребезне!" дигән чара уздырдылар. Викторина, файдалы үләннәр турында презентация...
Басылган: ҖӘМГЫЯТЬ
31.01.2017 14:12

Азнакайда район һәм шәһәр Советлары депутатлары утырышы уздырыла

2 февральдә район Советының утырышлар залында (Ленин ур., 22) район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы уздырыла. Башлана 14.00 сәгатьтә.

Район Советының оештыру бүлеге

Басылган: ҖӘМГЫЯТЬ
31.01.2017 14:09

Азнакайлылар чаңгы буенча ГТО нормаларын тапшырды

Шимбә көнне азнакайлылар чаңгы буенча ГТО нормаларын тапшырды. Ярышларда төрле яшьтәге 53 кеше катнашып, үз көчләрен сынады. Яшь зурлыгына карап, алар 2, 3 һәм 5 чакрымлык дистанция үттеләр. 

...

Басылган: ҖӘМГЫЯТЬ
31.01.2017 13:31

Азнакайда Төнге хоккей лигасы матчы узачак

Шимбә көнне Азнакайда төнге хоккей лигасы кысаларында чираттагы ярышлар уздырыла. 15.00 сәгатьтә Азнакай һәм Саба районнары командалары үзара көч сынашачак. Керү – ирекле.

Басылган: ҖӘМГЫЯТЬ
<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 54